Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ифтар узды

21 апрель 2021 ел 09:04
Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ифтар узды

Ел саен Рамазан-шәриф аенда мөфтиятнең "Рамазан - изге гамәлләр ае" марафоны кысаларында "Зәкят" хәйрия фонды белән берлектә төрле социаль чаралар уза.

Кичә Казанда "Туган авылым" милли-туристик комплексында мөфтиятнең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла торган "Яшь килен", "Затлы мәҗлес" һәм "Исламда беренче адымнар" проектларында катнашучылар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әниләре өчен бәйрәм үткәрде. Балалар һәм әниләр Рамазан ае турында тагын да күбрәк белде, үзләре дә Рамазан аена кагылышлы шигырьләр сөйләде, ислам турындагы табышмакларны чиште. Инде күпләргә таныш Тимур Фазлыев матур йомшак тавыш белән Коръән укыды. Аның шигырьләре дә бик тәэсирләндергеч, күңелләргә үтеп керерлек булды.

Аннан соң төрле яшьтәге балалар әлеге чараны оештыруда катнашкан волонтерлар белән, төсле кәгазьләрдән ябыштырып, әниләренә бүләкләр ясады. Ә әниләр хәерле тормыш, Аллаһ белән бәйле элемтәләрне җайга салу, Рамазан ае турында вәгазь тыңлады.

Балалар өчен матур кичә ифтар мәҗлесе белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана