Бүген, Рамазан аеның 9-нчы көнендә (21-нче апрельдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән күреште.
Очрашуга мөфтияткә килгән консул, беренче чиратта, Камил хәзрәтнең чираттагы срокка Татарстан мөфтие итеп сайлануы уңаеннан, тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм Рамазан ае белән котлады.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт Баш консулга “Хозур” нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән басмаларны бүләк итеп тапшырды.