Мөфти ТР Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин белән очрашты

22 апрель 2021 ел 11:58
Мөфти ТР Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 10-нчы көнендә (22-нче апрельдә), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин белән очрашты. Очрашуда сүз татар зиратларын саклау, борынгы кабер ташларын өйрәнү, милли мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу хакында барды.

Рәүф Ибраһимов мөфти хәзрәтне ТР Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты базасында Казан шәһәренең Кабан шәһәрчеген (Кабанское городище) өйрәнү, саклау, үстерү һәм аны гамәли яктан файдалануга багышланган түгәрәк өстәлнең резолюциясе белән таныштырды. Очрашу кунагы нәзарәт тарафыннан Кабан шәһәрчеген торгызу буенча тәкъдимнәр сорады. Камил хәзрәт бу проектны хуплады һәм киләсе түгәрәк өстәл утырышларында нәзарәт вәкиленең катнашачагы хакында белдерде. Аерым алганда, Аксакаллар шурасы рәисе нәзарәт белән бергәлектә Кабан шәһәрчегенә мөселман туристларын җәлеп итү, тарихи мирасны барлау буенча бердәм хезмәттәшлек алып барырга, мөселман дини объектларын һәм кабер ташларын торгызу юнәлешендә кулга-кул тотынып эшләргә чакырды.

Фәндәс абый Сафиуллин нәзарәтнең татар телен саклау һәм өйрәнү юнәлешендәге эшчәнлеген югары бәяләде: “Тиз арада оешкан төстә республиканың йөз мәчете каршында дин нигезләрен укыту белән бергә, татар теле дәресләрен дә башлап җибәрдегез. Бу эшчәнлекне мин хуплыйм. Дин белән бергә телне өйрәнү безгә гореф-гадәтләрне һәм әхлакны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк”, – дип белдерде ул.

Алга таба сүз тынычлыкны, иминлекне саклау, татар милли бәйрәмнәрен үткәрү, ханнарны, дин әһелләрен искә алу чараларын үткәрү, җәмәгатьчелек белән җыелып аларның рухларына дога кылуны оештыру мәсьәләләре хакында барды. Камил хәзрәт Сәмигуллин ел саен шәүвәл аеның 13-нче көнендә Казан Кремле территориясендә җирләнгән ханнарны искә алырга – Кол Шәриф мәчетендә намаз укып, бергәләп дога кылу тәкъдимен җиткерде. Очрашуга килгән кунаклар бу тәкъдимне хупладылар һәм аны киң җәмәгатьчелеккә ирештергә тәкъдим иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана