Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе барлык мөселманнар өчен изге булган Рамазан аенда биш вакыт намазны, җомга намазларын һәм тәравих намазларын уздырган вакытта, шулай ук Ураза бәйрәме чорында мәчетләрдә коронавирус таралуны кисәтү чаралары турында искә төшерә.
Яңа коронавирус инфекциясе өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча куркыныч. Намазга килгән кешеләр дә, мәчет имамнары да битлек киеп йөрергә, намаз укыган вакытта социаль дистанцияне саклау мәҗбүри булып кала.