Илфар хәзрәт Хәсәнов «Россия – Азәрбайҗан: милләтара һәм динара татулыкның тарихи тәҗрибәсе” конференциясендә катнашты

23 апрель 2021 ел 15:43
Илфар хәзрәт Хәсәнов «Россия – Азәрбайҗан: милләтара һәм динара татулыкның тарихи тәҗрибәсе” конференциясендә катнашты

Бүген Казанда Россия белән Азәрбайҗан арасында милләтара һәм динара татулык мәсьәләләренә багышланган ике көнлек конференция ачылды. Конференцияне оештыручылар – Президент грантлары фонды һәм Казан федераль университеты ярдәме белән «Үзәк Азияне өйрәнү институты».

Форумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләү сүзе белән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Илфар хәзрәттән тыш, «Дөнья төзелешендә динара диалогның роле һәм үзенчәлекләре. Волонтерлыкның социаль практикасына диннең йогынтысы» түгәрәк өстәлендә шулай ук “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев чыгыш ясады. Ул катнашучыларны “Ярдәм” фондының «Тормыш юлы» акциясе мисалында пандемия чорында волонтерлык эшчәнлеге үзенчәлекләре белән таныштырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана