Нәзарәтнең "Чиста мәчет" проекты волонтерлары “Бишбалта» татар зиратында өмә ясады

24 апрель 2021 ел 13:04
Нәзарәтнең "Чиста мәчет" проекты волонтерлары “Бишбалта» татар зиратында өмә ясады

Бүген Нәзарәтнең "Чиста мәчет" проекты волонтерлары Казанның “Бишбалта” мөселман зиратында өмә ясады.  Алар корыган агачларны кисте, территорияне ботаклардан, чүптән арындырды.

Чара Коръән аятьләре уку һәм мәрхүмнәр рухына дога кылу белән тәмамланды.

Бишбалта бистәсендәге зират – Казан ханлыгы чорыннан калган борынгы каберлекләрнең берсе, ул XV гасыр чыганакларында ук искә алына. Биредә мәрхүмнәр 1950 нче елларга кадәр җирләнә. Узган гасырның 60 нчы елларында Куйбышев исемендәге сусаклагычны төзегән вакытта аның зур өлешен су баса. Калган территория әле озак вакыт ташландык хәлдә кала бирә. Күп кабер ташлары ватылган һәм зираттан чыгарылган. 2010 елдан шәһәрнең мөселман мәхәлләләре, татар иҗтимагый оешмалары тырышлыгы белән борынгы зиратны тәртипкә китерү эшләре башланып китә. Биредә даими рәвештә өмәләр уздырыла, борынгы зират койма белән уратып алына.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы