Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман эшмәкәрләре белән очрашты

26 апрель 2021 ел 11:25
Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман эшмәкәрләре белән очрашты

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Private Club әгъзалары белән очрашты. Эшмәкәрләргә ул Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләде. Мөфти имам Раббанинең «Мактубат» китабыннан өзекләр укыды. Мөселман эшкуарларының күпсанлы сорауларына җавап бирде. Аларны финанс мәсьәләләре генә түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү омтылышы да кызыксындыруы күренде.

Рухият темасын ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәре Шәех Гали Ибодов дәвам итте. Гали хәзрәт бу изге айның кыйммәте бәяләп бетергесез булуы, Рамазан аендагы көннәрнең фазыйләтен ягыннан гадәти тормыштагы еллар һәм дистә еллар белән чагыштырып та булмавы турында сөйләде. Шулай ук мөселман эшкуарларын икътикаф мәсьәләсе дә бик кызыксындырды. Һәм күпләр быел мәчетләрдә Рамазан аеның соңгы 10 көнендә икътикаф кылырга дигән карар кабул итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана