Татарстан мөфтие яңа урынбасарлар билгеләде

26 апрель 2021 ел 11:56
Татарстан мөфтие яңа урынбасарлар билгеләде

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Корылтае делегатлары тарафыннан Татарстан мөфтие итеп сайланган Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния Нәзарәте җитәкчелегендә үзгәрешләр кертте. Вазифалар мөфтиятнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан һәм 2017-2021 елларда эшчәнлек хисабы буенча җитәкчелек корпусының эш сыйфатын исәпкә алып билгеләнде.

Беренче кадрлар үзгәреше мөфтинең ике киңәшчесенә кагылды. Бу көннәрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте коллективына алар мөфти урынбасарлары сыйфатында тәкъдим ителде.

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары итеп моңа кадәр 2019 елдан бирле шул ук мәсьәләләр буенча җаваплылыкны тоткан Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров билгеләнде. Равил хәзрәт Норлат ислам мәдрәсәсен һәм Россия ислам институтын тәмамлаган, имам-мөхтәсиб булып 1998 елдан бирле эшли. Ул шулай ук 2015 елдан башлап Татарстанның көньяк төбәге казые булып тора, әлеге казыяткә Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спас, Чистай, Норлат районнары керә. Өйләнгән, алты бала тәрбияли.

Тагын бер мөһим вазифа ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллинга билгеләнде. Ул ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары вазыйфасына кереште. Шундый ук җаваплылыкны ул мөфти киңәшчесе статусында 2016 елдан башлап алып барган иде. Ришат Әхтәм улы “Хозур” нәшрият йортын 2013 елдан бирле җитәкли. Бу вакыт эчендә нәшрият тарафыннан төрле телләрдә 300-дән артык китап басылып чыкты, берничә интернет-проект, шул исәптән «ДарульКутуб» электрон китапханәсе, «Хозур ТВ» телеканалы, «Азан» радиосы, татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлады, басма массакүләм мәгълүмат чаралары дөнья күрде. Ришат Әхтәм улы җитәкчелегендә «Хозур» нәшрияты Россиянең иң зур мөселман медиахолдингларының берсе булып җитте, күп тапкырлар бүләкләр, шул исәптән ТР Президенты премиясе белән билгеләп үтелде.

Исегезгә төшерәбез, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтаенда ТР мөфтиенең беренче урынбасары итеп Казанның «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сайланды, ул үзен 2017 елдан башлап ТР мөфтиенең рәсми оешмалар белән эшләү буенча урынбасары вазифасында уңай яктан күрсәтте.

Камил хәзрәт кадрлар үзгәрешен дәвам итәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана