Ураза гаете Мөфти катнашында Галиев мәчетендә узачак

28 апрель 2021 ел 11:16
Ураза гаете Мөфти катнашында Галиев мәчетендә узачак

Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 13 майда билгеләп үтәчәк. Пәнҗешәмбе көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң ату белән Коръән укудан башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазын кояш чыгып 30 минут узгач башларга тәкъдим ителә, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге сәг 6.00-дә башланып китәчәк. 

Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. Сәгать 5.30-да биредә хафизлар Коръән аятьләрен яңыгаратачак. 6.00 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Соңыннан сәг. 6.30-да мөселманнар гает намазын кылачак.

Ураза бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе ТНВ телекомпаниясе тарафыннан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Мөбәрәк мөселман бәйрәмен шул ук көнне кабатлап күрсәтәчәкләр. Гаетнең интернеттагы трансляциясен ТР МДН сайтында, «Хозур ТВ» ютуб-каналында һәм телеканалында күзәтеп булачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана