ТР мөфтие Мәскәүдә БГӘнең Россиядәге илчесе белән очрашты

28 апрель 2021 ел 15:30
ТР мөфтие Мәскәүдә БГӘнең Россиядәге илчесе белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин — эш сәфәре белән Мәскәүдә. Анда ул берничә мөһим очрашу үткәрде, аерым алганда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе доктор Мөхәммәд Әхмәд Әл Җабәр белән очрашты. Әңгәмә барышында Камил хәзрәт аңа ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең киңкырлы эшчәнлеге, Татарстан Республикасында Рамазан аен үткәрү тәртибе, изге ай кысаларында социаль активлыкны гамәлгә ашыру, шул исәптән IX Республикакүләм ифтарны үткәрү турында сөйләде. Ул шулай ук дәүләт эшлеклесен әлеге зур авыз ачу мәҗлесенә чакырды. Илче чакыру өчен рәхмәтен белдерде, мөфтиятнең эшчәнлеген һәм башлангычларын уңай бәяләде, шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә – IX Республикакүләм ифтарда катнашучыларга һәм кунакларга өләшү өчен хөрмә җимешләре тапшырды.

Хөрмәт йөзеннән Татарстан мөселманнары башлагы Камил хәзрәт Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илчесенә бүләк итеп нәзарәт әзерләгән Коръән басмасын тапшырды.

Бүген кич Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д.Н.Чернышенко рәислегендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссия утырышында катнашачак. Утырышта катнашучылар түбәндәге мәсьәләләрне караячак: коронавирус пандемиясе чорында дини оешмаларга дәүләт ярдәме; коронавирус пандемиясе шартларында иҗтимагый хезмәт; «2011-2020 елларда дәүләт яисә муниципаль милектәге дини билгеләнештәге мөлкәтне дини оешмаларга тапшыру турында»гы Федераль законны тормышка ашыру тәҗрибәсе.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана