Татарстан мөфтие Мәскәүдә Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты

28 апрель 2021 ел 16:03
Татарстан мөфтие Мәскәүдә Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре барышында Татарстан мөфтие Россия дин эшлеклеләре белән очрашулар үткәрде. Шундый очрашуларның берсе Россия мөселманнары Дини җыены резиденциясендә Мәскәү һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән үтте.

Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов кунакны ихластан каршы алып, Камил хәзрәт Сәмигуллинны чираттагы дүрт елга Татарстан мөфтие итеп сайлануы белән тәбрикләде һәм өммәт үсешенә керткән өлешләрен югары бәяләп, Россия мөселманнары Дини җыены имамнары исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Дустанә очрашу вакытында җитәкчеләр Ислам үсешенең мөһим мәсьәләләре буенча Россия мөселманнары Дини җыены һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек алып бару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Мөфтиләр Россия дин белемен ныгыту мөһимлегенә тукталдылар.

Камил хәзрәт мөфти Әлбир хәзрәткә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең киңкырлы эшчәнлеге, Татарстан Республикасында Рамазан аен үткәрү тәртибе, изге ай кысаларында социаль активлыкны гамәлгә ашыру, шул исәптән IX Республикакүләм ифтарны үткәрү турында сөйләде. Ул шулай ук аны әлеге зур авыз ачу мәҗлесенә чакырды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана