Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссия утырышында катнашты. Киңәшмә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә узды. Утырышта РФ Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссия әгъзалары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, үзәкләштерелгән дини оешмалар вәкилләре, РФ Хөкүмәте Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Утырышта катнашучылар яңа коронавирус инфекциясе таралу чорында дини оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү, пандемия шартларында дини оешмаларның җәмгыятькә хезмәте, «2011-2020 елларда дәүләт яки муниципаль милектә булган дини әһәмияттәге милекне дини оешмаларга тапшыру турында» Федераль законны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һ. б. мәсьәләләрне карады. Моннан тыш, утырышта Согуд Гарәбстаны хакимияте сезонны ачкан очракта, хаҗга әзерлек, Россиядә хаҗ туризмын үстерү һәм дин әһелләренең хөкем ителгәннәр белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук Россиядә дини өлкәдәге хәл турында күп кенә файдалы аналитик мәгълүмат яңгырады.
ТР мөфтие РФ Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссия утырышында катнашты
28 апрель 2021 ел 17:33
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөфтие Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевне 85-яшьлек юбилей белән котлый
20 гыйнвар 2022 ел 08:47
Мөфти Ислам дөньясы белән стратегик диалог һәм партнерлык фондының халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы белән очрашты
18 гыйнвар 2022 ел 14:32
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы