Диния нәзарәте коллективы Казанның Яңа Татар зиратында өмә ясады

29 апрель 2021 ел 12:12
Диния нәзарәте коллективы Казанның Яңа Татар зиратында өмә ясады

Бүген Казан шәһәренең Яңа Татар зиратында Казанның мөселман дин әһелләре һәм Диния Нәзарәте коллективы өмә оештырды. Татарстан мөфтияте Аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин җитәкчелегендә хәзрәтләр һәм мөфтият хезмәткәрләре зиратның шактый өлешен тәртипкә китерде, каберләрне чистартты, ауган ботакларны, яфракларны, чүп-чар җыйды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте юкка гына өмә үткәрү урыны итеп Яңа татар зиратын сайламады: беренчедән, 2 майда биредә ел саен уздырыла торган Остазларны искә алу көне булачак, икенчедән, әлеге зиратта 50дән артык күренекле дин эшлеклесе, мәгърифәтче һәм мөселман галимнәре җирләнгән. Алар арасында Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин һ.б. бар. Быел беренче тапкыр Миргазиз Укмаси һәм Мөхәммәд Гали ишан Мәхтүм каберләре табылып, чистартылды. Өмә тәмамлангач катнашучылар мәрхүмнәрнең рухына дога кылдылар. Шунысы игътибарга лаек: ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2015 елда өмә вакытында сәетләр нәселе, Корәеш кабиләсе вәкиле – Шәех Габдулла Габдессәламның каберен тапкан иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана