Нәзарәттә Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрү буенча киңәшмә узды

29 апрель 2021 ел 16:12
Нәзарәттә Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрү буенча киңәшмә узды

Бүген, Рамазан аеның 17-нче көнендә (29-нчы апрельдә), нәзарәттә 3-5 июнь көннәрендә узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин, мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Очрашуда катнашучылар XI “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек алып бару – махсус экспозиция булдыру, делегатлар чакыру, чараның төп программасы һәм пленар утырышта яңгыраячак төп сораулар буенча фикер алышты.

Нәзарәт һәм конгресс вәкилләре дин әһелләре җыенында яңгыраячак төп фикерләрдән татар мирасын, милли киемнәрне, туган телне саклау гореф-гадәтләрне җиткерү, хәзерге дин әһеленең милли тормыштагы ролен күрсәтү кирәклеген ассызыклап үттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана