Казанда журналистлар өчен ифтар узды

30 апрель 2021 ел 11:22
Казанда журналистлар өчен ифтар узды

Рамазан аеның 17-нче көнендә (29-нчы апрельдә), Татарстан мөфтияте Казанда журналистлар өчен зур традицион ифтар уздырды. Мәҗлестә республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм федераль, республика, шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючы, матбугат хезмәтләрендә эшләүче сиксәнгә якын каләм әһеле җыелды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы каләм әһелләре ифтарында танылган блогерлар да катнашты – алар төрле социаль челтәрләрдә дин, милләт, белем бирү, психология, мода һ.б. юнәлешләрне яктыртучы затлар. Әлеге чарада катнашучы кунаклар арасында “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, “Татмедиа” АҖ генераль директорының урынбасары, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров һәм башкалар бар иде. Моннан тыш, мәҗлескә мәртәбәле кунаклар — Республикакүләм ифтарны оештыручылар да килде: «Ак барс Арена» стадионы җитәкчесе Радик Миңнәхмәтов һәм «Туган авылым» комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов.

Кичә рәсми рәвештә Коръәннән аятьләр уку белән башланып китте. Аннары журналистларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул кунакларга Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь белән мөрәҗәгать итте:

– Һиҗрәттән соң бер ел ярым узгач, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә бер аять килә. “И, иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә (фарыз булып) язылган кебек, сезгә дә (Рамазан аендагы) ураза (фарыз буларак) язылды. Бәлки, (ачлык ярдәме белән гөнаһлардан сакланып,) тәкъвалык ияләреннән булырсыз!” (“Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсе, 183-нче аять). Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдистә: “Рамазан ае кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә”. Икенче хәдистә: “Кем Рамазан аенда (икенче риваятьтә: Кадер кичәсен гыйбадәттә үткәрсә) иман белән бергә һәм Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет иткән хәлдә уразада булса, аның барча гөнаһлары гафу ителер”.

Мөфти хәзрәт шулай ук журналист хезмәтенең әһәмиятен дә билгеләп үтте: “Без сезне коллегалар буларак күрәбез. Әгәр дә без мәчетләребездә 100-200 кешегә мөрәҗәгать итсәк, сез меңләгән кешегә мөрәҗәгать итә аласыз. Шуңа күрә һәр әйткән сүзебез дөрес һәм хак булырга тиеш”.

Мөфти хәзрәт үзенең чыгышында динебезне хикмәт белән аңлатырга кирәклеген дә үз нәсыйхәтендә җиткерде:

– Рамазан ае җиткәч, бер бала сорый: “Әни, ураза вакытында песи ашый бит”, – дип сорый. “Улым, ул хайван, ул кечкенә, шуңа белми”, – ди. Урамга чыга, ә анда сыер ашый. “Ул бит зур, нигә ашый?” – дип сорый. “Улым, син онытма, ул хайван. Шундый кагыйдә бар: хайваннар гына ураза тотмый, ләкин бутама: ураза тотмаучыны хайван дип әйтмә, хайваннар гына ураза тотмый”, – дип әйт. Шуңа күрә, хакыйкатьне аңлатсак, кешеләргә дөрес, матур иттереп аңлатырга кирәк. Мин ихластан Рамазан ае төгәлләнгәннән соң сезнең белән яңа гына дөньяга килгән сабый кебек гөнаһсыз хәлдә очрашуларыбызны теләп калам, – диде ул.

Алга таба очрашу Татарстан мөфтиенең тантаналы рәвештә Рәхмәт хатлары һәм нәзарәтнең “Бердәмлек” медален тапшыруы белән дәвам итте. Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан бүләкләрне “җәмгыятьтә ислам диненең традицион кыйммәтләрен тарату, милләттәшләребез һәм үсеп килүче буынга дини белем һәм тәрбия бирү эшендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенә мәгълүмати ярдәм күрсәткәне өчен” басма матбугат, телеканал, портал һәм радио журналистлары алды, алар үзләренең мәгълүмати ресурсларында ислам темасын яктыртуны актив рәвештә алып баралар. Рәхмәт хатлары белән түбәндәгеләр билгеләп үтелде: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең яңалыклар бүлеге җитәкчесе Сәрия Хәбибуллина, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе продюсеры Эльмира Исмәгыйлева, “Ислам-тудей” порталы журналисты Илмира Гафиятуллина, “Бизнес-онлайн” электрон газетасы журналисты Альфред Мөхәммәтрәхимов, “Идел” журналы журналистлары Мөршидә Кыямова һәм Рузия Сафиуллина, “Матбугат.ру” порталы җитәкчесе Данил Сәфәров. “ТНВ” каналының “Нәсыйхәт” тапшыруы режиссеры Рифат Йосыповка һәм ветеран журналист Мөслимә Шәфыйкка нәзарәтнең “Бердәмлек” медале тапшырылды.

Журналистлар нәзарәткә һәм оештыручыларга тирән рәхмәтләрен һәм ихтирамнарын белдерделәр. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов Татарстан мөфтиятенең киң кырлы эшчәнлегенә соклануын җиткерде һәм бу юнәлешләр буенча эшчәнлек мәгълүмат кырында һәм социаль челтәрләрдә актив яктыртылуын билгеләп үтте. Ул киләчәктә дә активлыкны югалтмаска һәм журналистлар белән багланышлар алып баруда уңышлар теләде. Ә менә ветеран журналист Мөслимә Шәфыйк нәзарәт медале белән бүләкләнүгә чиксез шатлануын, өлкән яшьтә дә онытмауларын искә алды. “Идел” журналыннан Мөршидә Кыямова мөфти хәзрәтнең журналистларны коллегалар буларак чагыштыруын бик җылы кабул итүен җиткерде.

Кичәге очрашуның үзенчәлеге булып Республикакүләм ифтарга багышланган пресс-конференция торды. Журналистлар, мөмкинлектән файдаланып, Камил хәзрәткә һәм якынлашып килүче әлеге зур авыз ачу мәҗлесен оештыручыларга быелгы IX Республикакүләм ифтарның үзенчәлеге, үткәрү урыны, катнашучылар саны, төп санитар таләпләр буенча сораулар бирде.

“11 майда узачак зур ифтарны оештыручыларга зур рәхмәт! Узган елны, мәгълүм сәбәпләр аркасында, без Республикакүләм ифтарга халыкны бер өстәл янына җыеп китерә алмадык, бары азык-төлек җыелмалары, ланч-бокслар тараттык. Быел биш мең кешене җыярга ниятләндек, өстәп тагын “Ак барс арена” стадионы янында ланч-бокслар таратачакбыз”, - диде мөфти Камил хәзрәт. Алга таба “Туган авылым” милли-туристик комплексын оештыручыларның берсе Радик Абдрахманов ифтар ризыкларының бай булачагын, уртача бер кешелек меню 500 сумны тәшкил итәчәген, төп ашамлыкларга пылау, җиләк-җимеш, хөрмә, су, карнишон, помидор, тәм-томнар, кәнфит, чәк-чәк, татар милли ашы “бал-май” керәчәген билгеләп үтте. Ә менә “Ак барс Арена” стадионы җитәкчесе Радик Миңнәхмәтов стадион янында биш мең кешегә ланч-бокслар әзерләнәчәген белдерде. Ул узган елгы ифтар җыелмаларын хәтерләтәчәк һәм “Казан-экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә таратылачак ифтардан әллә ни аерылмаячак. Ифтар быел барлык саклык чараларын күреп үткәреләчәк, катнашучылар социаль дистанцияне саклап утырачаклар.

Журналистлар өчен ифтар мәҗлесе, кояш баегач, авыз ачу белән дәвам итте, аннан каләм ияләре, республикабыз мөселманнары башлыгына оеп, җәмәгать белән ахшам намазын укыды. Алга таба кичә иркен аралашу белән дәвам итте, аның барышында журналистларның дини белемнәрен тикшерүгә багышланган интерактив викторина үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләр – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортыннан китаплар алды.

Традицион ифтар истәлек өчен күмәк фотога төшү белән төгәлләнде. Журналистлар Камил хәзрәткә сорау бирү мөмкинлегеннән файдаландылар һәм аны озак вакыт җибәрми тордылар.

Журналистлар һәм блогерлар өчен ифтардан фоторепортаж - монда.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана