Хөрмәтле журналистлар! Бүгеннән башлап ММЧ өчен IX Республикакүләм ифтарга аккредитация башланды. Чара 11 май көнне «Казань Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк. Журналистлар өчен ике якка да трансфер оештырылачак.
Республикакүләм ифтарны матбугатта яктыртырга теләгән хәбәрчеләрдән 2021 елның 5 маена кадәр сәгать 17:00дән дә калмыйча Rimma.Gatina@tatar.ru адресына түбәндәге мәгълүматларны җибәрүләрен сорыйбыз:
- Журналист, оператор һәм фотокорреспондентның исемнәре, фамилияләре һәм аталарының исемнәре, шулай ук туу датасы
- ММЧ исеме
- аппаратура исемлеге
- автомобиль номеры һәм маркасы
- элемтә өчен телефон номеры
Аккредитация 5 май көнне сәгать 17:00-дә тәмамлана.