Татарстан Мөфтие һәм Митрополиты Казанның мохтаҗлар өчен приютында очрашты

04 май 2021 ел 15:11
Татарстан Мөфтие һәм Митрополиты Казанның мохтаҗлар өчен приютында очрашты

Бүген, Рамазан аеның 22-нче көнендә (4-нче майда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан митрополиясе башлыгы – Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл башкалабызның Борһан Шаһиди урамы, 26-нчы йорт адресы буенча урнашкан “Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү” комплексында эшлекле очрашу уздырды. Дин әһелләрен биредә «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» Автономияле коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Азат Гайнетдинов каршылады.  Мөфти Владыканы комплекс һәм Нәзарәт арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәләре һәм юнәлешләре белән таныштырды. 

ТР МДН “Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексы белән 2014-нче елдан бирле хезмәттәшлек итә. Узган елда исә Нәзарәт комплексны үз канаты астына алып, аңа ярдәмне даими рәвештә күрсәтә башлады: Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе һәм Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тырышлыгы белән бу приют мөфтият тарафыннан азык-төлек белән тәэмин ителә. Биредә көн саен 300 кешегә кайнар ризык таратыла. Моннан тыш, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән, приютка санузел һәм мунча оештыру өчен өстәмә павильоннар бүләк ителде. 

Очрашу барышында Азат Гайнетдинов сукбайларны кайнар ризык белән тәэмин итүдән тыш, кием һәм барлык кирәк-яраклар белән ярдәм итү барышы белән таныштырды (чиркәү каршындагы үзәктә ярдәм алучыларның бирегә килеп юыну, чәч алу мөмкинлеге булуын ассызыклап үтте). Камил хәзрәт әлеге комплекс буенча Владыкага экскурсия үткәрде, биредәге юыну урыны, мунча, яңа ачылган социаль чәч алу урынын күрсәтте.

Шул рәвешле, Владыка Кирилл җитәкчелегендә Татарстан митрополиясе вәкилләре биредә мохтаҗларны кайнар ризык һәм азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү буенча бай тәҗрибә белән танышты. Очрашу барышында узган киңәшмәдә Йорт-җирсезләр белән эшләү комиссиясен булдыру турында сүз барды, әлеге комиссиягә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәве вәкилләрен кертелер, дип планлаштырыла. Дини оешмалар җитәкчеләре шулай ук приютка башка ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре хакында фикер алышты. 

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта “Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү” комплексында 40 ир-ат һәм хатын-кыз вакытлыча яшәү урыны тапкан. Биредә яшәп чыгучыларның саны исә меңнән артып китте. Үзәк каршына килеп кайнар ризык алучыларның саны бер ел эчендә ике тапкырга артты: 150-дән 300 кешегә җитте. Бүгенге көндә приютка мохтаҗлар белән очрашуга, атнага бер тапкыр, имам белән беррәттән, православие дине вәкиле дә килә башлады. Приютта кайнар аш белән туклану өчен генә түгел, кием-салып белән тәэмин итү, шулай ук кундыру һәм юыну шартлары тудырылган. Моннан тыш, мохтаҗларга телефон элемтәсеннән файдалану, эшкә урнаштыру, югалган документларны торгызуда ярдәм итү, юридик консультацияләр, медицина һ.б. хезмәтләр күрсәтелә. Ярдәм аз керемле гаиләләргә, наркомания һәм алкоголизм чирләреннән интегүчеләргә дә күрсәтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана