Татарстан мөфтие Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды

05 май 2021 ел 15:58
Татарстан мөфтие Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды

Бүген, Рамазан аеның 23-нче көнендә (5-нче майда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район хакимияте башлыгы Тимур Нагуманов белән күрешеп, төбәктәге дини вәзгыять хакында фикер алышты.

Алга таба мөфти хәзрәт дин әһелләре белән очрашу үткәрде. Җанлы аралашу Әлмәтнең Р.Фәхретдин исемендәге мәчетендә булды. Камил хәзрәт имамнарны сәламләп, Рамазан ае фазыйләтләре турында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен ирештерде. Алга таба көн тәртибендә төп сорау булып мөхтәсиб вазифаларын вакытлыча башкаручыны билгеләү иде. Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районы мөхтәсибәтен җитәкләүне Устав таләпләре нигезендә Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга тапшырырга тәкъдим итте. Имамнар Исмәгыйль хәзрәтнең кандидатурасын хуплады. Мөфти хәзрәтләре аңа яңа эш урынында, динебезне, гореф-гадәтләрне, милли традицияләребезне үстерүдә уңышлар теләде. 

Җыелыш Коръән аятьләре укылып, дога кылу белән тәмамланды.

Белешмә.

Сингатуллин Исмәгыйль Нурислам улы 1983 елның 6 маенда Казахстанда туган. Алабуга дәүләт педагогика училищесын, Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсен тәмамлаган. 2007 елның мартыннан Лениногорск шәһәре “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы булып хезмәт иткән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана