Республикакүләм ифтар кысаларында «Ак Барс арена» стадионында мохтаҗларга ланч-бокслар өләшәчәкләр

07 май 2021 ел 09:23
Республикакүләм ифтар кысаларында «Ак Барс арена» стадионында мохтаҗларга ланч-бокслар өләшәчәкләр

2021 елның 11 маенда Казанда 9 Республикакүләм ифтар узачак. Әлеге зур күләмле чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән үткәрелә.

Быел Республикакүләм ифтарының төп мәйданы «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак. Ә массакүләм авыз ачу урынына эләгә алмаучылар өчен «Ак Барс Арена» стадионында мохтаҗлар өчен өстәмә ифтар җыелмалары тарату пункты оештырылачак.

Ифтар җыелмалары 11 майда «Ак Барс Арена» стадионының Чистай урамына караган медиафасады ягыннан 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр таратылачак.

9 Республикакүләм ифтар куркынычсызлык чараларын саклап узачак.


 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана