Питрәчтә яңа үзәк мәчетнең манарасына ай куелды

07 май 2021 ел 11:07
Питрәчтә яңа үзәк мәчетнең манарасына ай куелды

Рамазан аеның 24-нче көнендә (6-нчы майда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч мөхтәсибәтендә булды. Ул эшлекле сәфәрен район хакимияте башлыгы Илһам Кашапов белән күрешеп, хакимият белән уңай хезмәттәшлек булдырылганы, мәхәлләләр эшчәнленә уңай мөнәсәбәт тудырылганы өчен рәхмәт сүзләрен ирештерүдән башлады. Аннары мөфти хәзрәт хакимият башлыгы белән бергә Питрәч районының яңа үзәк мәчетенә ай кую тантанасында катнашты. Мәчет күптән төзелә башлаган иде, бүгенге көндә бинаны күтәрү эше төгәлләнде. 2021 елда бинаны җылыту системасы белән тәэмин итү, штукатурка эшләрен башкару, зур манара төзү планлаштырыла.

Күптән көтелгән әлеге вакыйгага – ай кую тантанасына кунаклар, җирле мәхәллә активы, эшмәкәрләр, дин әһелләре, аксакаллар җыелды. Алар бергәләп тәкбир әйтеп, манарага айны күтәрүнең шаһитләре булдылар. Рамазан аенда мәчетне сафка бастыру өчен биргән сәдакаларның, күрсәтелгән һәртөрле ярдәмнәрнең, изге ниятләрнең кабул булуын сорап догалар кылынды. Алга таба катнашучылар алдында мәчет каршындагы курсларга йөрүче балалар чыгышлар ясады, Коръән аятьләре укып, дини шигырьләр, мөнәҗәтләр башкарып күрсәттеләр.

Ифтар башланыр алдыннан Питрәч имам-мөхтәсибе Габбас хәзрәт Кадиров җыелган халыкны төзелеп килүче мәчет комплексының презентациясе белән таныштырып узды. Мәчет иң матур урында, үзәктә төзелде, ул үз эченә 600 кешене сыйдырыр дип ниятләнә. Комплекста шулай ук мәдрәсә каралган. Аннары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның соңгы көннәренең фазыйләтләре, Кадер кичен үткәрү, гыйлем алу һәм Коръәнне өйрәнүнең мөһимлеге турында вәгазь сөйләде. Ул шулай ук авыз ачу мәҗлесенә җыелган җәмәгатьнең сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, хәзрәт тарафыннан тәфсилле җаваплар хәдисләрне дөрес итеп аңлату, корбан итен тарату, тәсбих намазын уку мәсьәләләре буенча яңгырады. Ул шулай ук “Кадер” сүрәсендәге математик могҗизаларны аңлатып үтте. “Бу төнне гыйбадәткә үткәрергә кирәк. Нәфел намазлары, Коръән уку, тәсбихләр әйтү, дога кылу, вәгазьләр сөйләү хуплана”, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. Аннары азан әйтелде, Камил хәзрәт җитәкчелегендә ахшам намазы укылды һәм мул өстәлләр артында ифтар мәҗлесе үтте.

Питрәч мөхтәсибәтендә бүгенге көндә 20 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана