Бүген, Рамазан аеның 25 көнендә (7 май), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Утырыш барышында Җиңү көненә багышланган тантаналарны оештыру планнары һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре каралды.
Фотосурәтләр ТР Президенты сайтыннан.