Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты Казандагы сукбайлар приютына китаплар тапшырды

07 май 2021 ел 16:17
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты Казандагы сукбайлар приютына китаплар тапшырды

Бүген, Рамазан аеның 25 көнендә (7 майда), ТР Диния мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты белгечләре «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» Автономияле коммерцияле булмаган оешманың Борһан Шаһиди урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан “Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү” комплексында булды. Алар биредә «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган татар һәм рус телләрендәге мөселман әдәбиятын приютка бушлай тапшырды.

Шул рәвешле, хәзер приютта ислам китапханәсе булдырылды, анда ислам нигезләре, сира (Пәйгамбәребез тарихы), иман китерүчеләрнең әхлагына багышланган китаплар, көндәлек догалар язылган брошюралар һ.б. бар – барлыгы илледән артык артык китап бар. ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәр китап үз укучысын табар, приютта яшәүчеләр өчен файдалы булыр дип чын күңелдән өметләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортының бөтен әдәбияты Экспертлар советы тарафыннан тикшерү үткән.

«Хозур» нәшрият йорты китаплары приютка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча, 4 майда комплекс территориясендә Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» Автономияле коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашында узган эшлекле очрашу нәтиҗәсендә тапшырылды.

ТР МДН һәм “Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексы 2014-нче елдан бирле хезмәттәшлек итә. Узган елда исә Нәзарәт комплексны үз канаты астына алып, аңа ярдәмне даими рәвештә күрсәтә башлады: Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе һәм Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тырышлыгы белән бу приют мөфтият тарафыннан азык-төлек белән тәэмин ителә. Биредә көн саен 300 кешегә кайнар ризык таратыла.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта “Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү” комплексында 40 ир-ат һәм хатын-кыз вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин ителгән. Биредә яшәп чыгучыларның саны исә меңнән артып китте. Үзәк каршына килеп, кайнар ризык алучыларның саны бер ел эчендә ике тапкырга артты: 150-дән 300 кешегә җитте.

Приютта кайнар аш белән туклану өчен генә түгел, кием-салып белән тәэмин итү, шулай ук кундыру һәм юыну шартлары тудырылган. Моннан тыш, мохтаҗларга телефон элемтәсеннән файдалану, эшкә урнаштыру, югалган

документларны торгызуда ярдәм итү, юридик консультацияләр, медицина һ.б. хезмәтләр күрсәтелә. Ярдәм азкеремле гаиләләргә, наркомания һәм эчкечелектән интегүчеләргә дә күрсәтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана