Мөфти – Кукмарада: биредә яңа мәчет ачылды, рухи-тәрбия үзәгенә нигез салынды һәм районкүләм ифтар узды

07 май 2021 ел 20:20
Мөфти – Кукмарада: биредә яңа мәчет ачылды, рухи-тәрбия үзәгенә нигез салынды һәм районкүләм ифтар узды

Бүген, Рамазан аеның 25 көнендә (7 майда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Кукмара районына чыкты.

Көн дәвамында мөфти катнашында район мөселманнары тормышындагы берничә мөһим вакыйга булып узды. Шуның беренчесе – дин әһелләре, киң җәмәгатьчелек, эшмәкәрләр, җитәкчеләр җыелып, реконструкциядән соң Өлге авылы мәчетен тантаналы төстә ачып җибәрделәр. 

Камил хәзрәт үзенең чыгышында Рамазан аенда Коръән уку өчен бирелгән саваплар турында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм мөселманнар тормышында мәчет-мәдрәсәләр төзүнең мөһимлеген аңлатты. Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен китерде: “Кем бу дөньяда мәчет салса яки төзелешендә катнашса, шул кешегә Аллаһы Тәгалә Җәннәттә бер сарай бүләк итәр”. Үзенең чыгышын Камил хәзрәт ураза тотуның фазыйләтен аңлатып төгәлләде: “Иман белән Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет иткән хәлдә ураза тотса, аның барча гөнаһлары гафу ителер”. 

Катнашучыларны сәламләп, шулай ук Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев мәчетне яңартып коручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Тантаналы төстә тасма киселеп, кунаклар һәм җирле халык мәчеткә үтте һәм Кукмара мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт җитәкчелегендә икенде намазы укылды.

Өлге авылы мәчете 1997 елда төзелә, соңгы елларда бар халыкны үзенә сыйдыра алмавы сәбәпле, аны сүтеп, зурайту карарына киләләр. Эш берничә этаптан тора: мәхәллә халкы белән киңәшмәләр үткәрелә, проект эшләнә, төзелеш материаллары сатып алына. Өлге авылының үзәгендә урнашкан һәм кирпечтән салынган яңа гыйбадәтханәне сафка бастыру өчен ике ел вакыт китте. Мәчет бер этажлы, зур һәм киң итеп эшләнгән ирләр өчен фарыз залыннан, уку-укыту бүлмәләреннән, ашханәдән, хатын-кызлар өчен намаз уку урыныннан тора. Заманча төзелеш материаллары һәм җиһазлар белән ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, матур парк, балалар өчен комда уйнау урыны булдырылды. Мәчеттә ифтар һәм никах мәҗлесләре үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Хәзерге яңа мәчет үзенә берьюлы 250 кешене сыйдыра алачак. Бүгенге көндә Кукмара мөхтәсибәтендә 76 мәчет эшли. Узган елны декабрь аенда чираттагы мәчет Манзарас авылында төзелә башлады – Кукмара шәһәренә керү капкасын символлаштырган “Фатиха” мәчете 77-нче булачак.

Аннары җитәкчеләр катнашында Туеш мәчете янында “Рухи тәрбия үзәге”нә беренче нигез ташына киләчәк буыннарга нәсихәтләр белән хат - капсула салу тантанасы узды. Әхлакый тәрбия үзәге балаларның укудан тыш вакытын файдалы уздыруны күздә тота. Янында – балалар мәйданчыгы урын алачак. Капсуланы үз имзаларын куеп Татарстан мөфтие һәм район башлыгы урнаштырды. Төзелеш эшләре башлангач әлеге таш нигезгә куеп калдырылачак.

Эш сәфәре районкүләм ифтар беләр тәмамланды. Ифтарда имамнар, район җитәкчелеге, эшмәкәрләр катнашты – барлыгы йөзгә якын кеше катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана