Татарстан Мөфтиенең Җиңү көне уңаеннан мөрәҗәгате

09 май 2021 ел 07:34
Татарстан Мөфтиенең Җиңү көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-Рахмәнир-рахим!

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Кадерле ветераннар!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Бүген Россиядә Җиңү көне билгеләп үтелә!

Җиңү көне Ватаныбыз тарихында аерым урын алып тора һәм Россиядә яшәүче һәр гаиләдә олылап каршы алына. Шул исәптән мөселман гаиләләрендә дә. Чөнки әлеге дәһшәтле сугышта фашизмга каршы көрәшкән күпсанлы солдатлар безнең дин кардәшләребез булган.

Бөек Ватан сугышы елларында барлык социалистик республикаларның уллары һәм кызлары, СССРда яшәүче барлык милләт һәм дин вәкилләре фронтта иңгә иң терәп көрәшкән. Мисал өчен, Советлар Союзы геройлары арасында бик күп татарлар һәм башка мөселман халыкларының вәкилләре булган. Һичшиксез, Бөек Ватан сугышы фронтларында Аллаһы Тәгалә безгә әманәт итеп тапшырган төшенчәләрне - гаиләләрен, халкын һәм Ватанын әсирлектән, коллыктан яклап көрәшкән солдатлар Аллаһы юлында көрәшүчеләр булып тора. Ә андыйларга Раббыбыз тарафыннан бөек әҗер бирелгән. Коръәни-Кәримдә болай диелгән: «(Рәсүлем!) Аллаһ юлында үтерелгәннәрне үлеләр дип санама. Юк, алар – тере, Раббылары хозурында ризыкланалар» (“Әлү Гыймран” сүрәсе, 169 нчы аять).

Бабаларыбыз үз халкының гомерен саклап калу, аның бәйсезлеге һәм иреге өчен соңгы тамчы каннарын түгә-түгә, безгә кайгы-хәсрәтсез, имин һәм якты киләчәк бүләк итә. Мәңге кайтарып булмаслык югалтулары, күз яшьләре, әрнү-сагышлары өчен безнең ветераннар алдында бурычыбыз - түләп бетерә алмаслык!

Хөрмәтле татарстанлылар! Мин Аллаһы Тәгаләдән үзен аямыйча көрәшкән ветераннарга сәламәтлек, рухи тынычлык сорап дога кылам. Сугыш кырларында ятып калган әби-бабайларыбызның исә рухлары шат булсын. Аллаһы Тәгалә безне кайгы-хәсрәтләрдән саклап, Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Әмин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана