Мөфти кайгы уртаклаша

11 май 2021 ел 12:36
Мөфти кайгы уртаклаша

Бүген Казанның 175нче мәктәбендә килеп чыккан фаҗига бар дөньяны тетрәндерде. Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шул уңайдан Инстаграмдагы үзенең @kamilhazrat рәсми аккаунтында кайгы уртаклашты. Анда, аерым алганда, түбәндәге сүзләр бар:

"Мөбарәк Рамазан аен һәм бөтен илебезне коточкыч хәл тетрәндерде - Казанның бер мәктәбендә атыш булды. Үлүчеләр һәм яраланганнар арасында балалар да, өлкәннәр да бар. Бу вәхшилек күңелне телә һәм өшетә. Фаҗигадән барча татарстанлыларның да күңелләре сыкрана, йөрәкләребез ярсый һәм телгәләнә. Укучы һәм укытучыларның якыннары хәзерге мизгелләрдә кичергән тирән борчуларын сүз белән әйтеп бетереп булмый! Нәзарәт һәм республиканың 1500 имамы исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән бу хәсрәт кагылып киткән барлык гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашам.  Республикакүләм ифтарда, шулай ук мәчетләрдә бүген һәм иртәгә шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына һәм яраланганнарга дога кылыначак - алар аңа мохтаҗ. Ихластан Бөек Раббыбыздан имгәнгәннәргә Үзенең шифасын бирүен һәм үлгәннәрне Үзенең киң рәхмәтеннән аермавын үтенеп сорыйм:  “Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз”. Әмин”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана