Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген фаҗига килеп чыккан урынны — Казанның 175нче мәктәбен барып күрде. Аның белән бергә мәктәпкә митрополит Кирилл да барды. Дини оешмаларның җитәкчеләре иң беренче чиратта атыш нәтиҗәсендә якыннарын югалткан һәм тән җәрәхәтләре алганнарның гаиләләренең тирән кайгыларын уртаклашты, аларга ныклык һәм сабырлык теләде. Соңыннан дин әһелләре фаҗига урыны белән танышты, шаһитләр белән, укучылар һәм укытучылар, журналистлар белән сөйләште. Аерым Камил хәзрәт «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, шушы мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Әминнең әтисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән дә аралашты. Әмин башкалар рәтендә яралар алды. Мөфти баланың хәлен белеште һәм аңа тизрәк савыгу теләкләрен җиткерде.
Элегрәк мөфти хәзрәт фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашты. Аерым алганда, ул «Республикакүләм ифтарда, шулай ук мәчетләрдә бүген һәм иртәгә шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына һәм яраланганнарга дога кылыначак - алар аңа мохтаҗ», — дип белдерде.