Мөфти һәм Владыка Казанның 175нче мәктәбен барып күрделәр

11 май 2021 ел 17:00
Мөфти һәм Владыка Казанның 175нче мәктәбен барып күрделәр

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген фаҗига килеп чыккан урынны — Казанның 175нче мәктәбен барып күрде. Аның белән бергә мәктәпкә митрополит Кирилл да барды. Дини оешмаларның җитәкчеләре иң беренче чиратта атыш нәтиҗәсендә якыннарын югалткан һәм тән җәрәхәтләре алганнарның гаиләләренең тирән кайгыларын уртаклашты, аларга ныклык һәм сабырлык теләде. Соңыннан дин әһелләре фаҗига урыны белән танышты, шаһитләр белән, укучылар һәм укытучылар, журналистлар белән сөйләште. Аерым Камил хәзрәт «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, шушы мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Әминнең әтисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән дә аралашты. Әмин башкалар рәтендә яралар алды. Мөфти баланың хәлен белеште һәм аңа тизрәк савыгу теләкләрен җиткерде. 

Элегрәк мөфти хәзрәт фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашты. Аерым алганда, ул «Республикакүләм ифтарда, шулай ук мәчетләрдә бүген һәм иртәгә шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына һәм яраланганнарга дога кылыначак - алар аңа мохтаҗ», — дип белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана