Казанда матәм шартларында 9 республикакүләм ифтар узды

11 май 2021 ел 20:30
Казанда матәм шартларында 9 республикакүләм ифтар узды

Бүген, 2021 елның 11 маенда, Рамазан аеның 29 нчы көнендә, «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 9 Республикакүләм ифтары узды. Республикакүләм ифтар ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән үткәрелә.

Казан мәктәбендә фаҗигале вакыйгалар килеп чыгу сәбәпле, республикакүләм ифтарның программасына һәм концепциясенә үзгәрешләр кертелде. Шуңа күрә бу юлы республикакүләм ифтар киң җәмәгатьчелекнең терроризмга каршы бердәм теләктәшлеген күрсәтү чарасы буларак үткәрелде. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтарга килүчеләрне сәламләгәндә алдан ук кисәтеп куйды: "Бүген олы кайгы төште. Шуңа күрә бүгенге ифтар – бәйрәм түгел, ул очрашып бергәләп дога кылу өчен бер сәбәп".

Догада республиканың төрле почмакларыннан җыелган мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән һәлак булучыларның җаннарын мәңгелек Җәннәт белән бүләкләвен, яраланучыларга исә Үзенең хәерле шифаларын бирүен сорады. Доганы шушы фаҗигане үз башыннан кичергән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы, кылды: аның баласы шушы атышта җәрәхәтләр ала. Матәм темасы ифтарның вәгазьләрендә дә яңгырады: аның иң үтемлесен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хазрат Хәсәнов сөйләде. Аның хатыны да, шушы мәктәптә укытучы буларак, фаҗигане үз күзе белән күргән. Үз чыгышында Илфар хәзрәт Казан мәктәбендә килеп чыккан фаҗигане бөек сынау дип атады. “Бүгенге ифтар мизгелләрендә, Раббыбыз догаларны кабул кыла торган вакытларда авырып яткан балаларга һәм укытучыларга шифа сорасак иде. Аллаһы барчабызны сыный, әмма бирешергә ярамый. Күркәм сабырлык күрсәтеп, бердәм, бергә булыйк, дин кардәшләрем”, – диде ул. Үз вәгазендә ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен китерде: “Ачуыгызны чыгарырга тырышсалар, берүк ачулана күрмәгез, “Мин уразада” дип әйтегез”, – диде. Ул изге айның соңгы көннәрендә дә күркәм сабырлык күрсәтергә чакырды.

Моннан тыш, республикакүләм ифтарның мәгълүмати материалларына матәм тасмалары төшерелде – алар һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләрнең якыннарының тирән кайгыларын уртаклашу йөзеннән урнаштырылды. Мәҗлес куркынычсызлык чараларын үтәп үткәрелә.

Быел ифтар мәҗлесе 5 мең татарстанлы өчен оештырылган иде. Әмма фаҗигале вакыйгалардан соң бирегә 3,5 меңләп кеше килде. Алар арасында гади мөселманнар да, азкеремлеләр дә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә, төбәкләрдән килгән кунаклар, мөфтиләр дә бар иде. Мисал өчен, Татарстандагы милләттәшләренә теләктәшлек күрсәтеп ифтарга  Россиянең дини җыены рәисе, Мәскәү һәм Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм Россиянең Азия өлеше Диния Нәзарәтенең рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов килделәр. Мөфтиләр республика мөселманнарын сәламләп, кайгы уртаклаштылар.

- Без дә, үз чиратыбызда, бүгенге фаҗигане уртаклашып, Аллаһыдан сабырлык сорыйбыз. Мәрхүмнәрнең рухлары шат булса иде. Көннәрнең солтаны – җомга көн, айларның солтаны – Рамазан. Бу айда мөселман кешесе Аллаһка нинди мөрәҗәгать белән ялварса, ул көткәннән дә артыгын арттырып бирер дип аңлаталар. Без дә Рамазан-шәрифнең бәрәкәте бу сөенечләрне китерер дип өметләнәбез, – диде Әлбир хәзрәт Крганов.

- Рамазан-шәриф ае белән хушлашабыз. Аллаһы Тәгалә тормышларыбызда бу мөбарәк айларны күп-күп еллар күрергә насыйп әйләсен. Үкенечкә каршы, бүген шундый фаҗигале хәлләр булды. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Кем дә кем гөнаһсыз адәм баласын үтерсә, үз өстенә бөтен дөнья йөзендә яшәгән бәндәләрне үтергән кебек гөнаһ ала”. Шуңа күрә вафат булган балаларның әти-әниләренә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, – дип теләде Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Әширов.

Дагыстан мөфтие, шәйх Әхмәд әфәнде Абдулаев исеменнән аның ярдәмчесе Магомед Магомедов сәламләде. Ул да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде һәм киләчәктә мондый фаҗигаләрнең кабатланмавын теләде. Республикакүләм ифтарның хөрмәтле кунаклары арасында шулай ук Россиянең хаҗ миссиясе җитәкчесе Хизбулла Асуев, Бәхрәйннең РФдәге илчесе Әхмәд Абдулрахмән Мәхмүҗ Ислмаи Әлсаати, Катарның РФдәге илчелегенең икенче секретаре Абдулла Әл-Саан, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм республиканың баш раввины Ицхак Горелик һәм башкалар бар иде.

Ифтарда катнашучылар саны кимү республикадагы эпидемиологик вәзгыять белән дә бәйле булды, ә аны үткәрү урынын алыштыру быел Рамазан аеның язга туры килүенә һәм ифтарга килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга бәйле. Ифтар пандемияга каршы куркынычсызлык чараларын да күреп уздырылды. Шул ук вакытта 9 Республикакүләм ифтарны оештыручылар инициативасы белән, ифтарда катнашучылар өчен бушлай шәһәр яны поездлары йөрде.

Республикакүләм ифтарга эләгә алмаучыларны «Казан ЭКСПО» халыкара үзәге белән бер үк вакытта «Ак Барс Арена» стадионы да кабул итте. Биредә мохтаҗлар өчен өстәмә рәвештә бушлай ифтар җыелмалары тарату пункты ачылды. Ифтар җыелмалары 11 майда стадионның Чистай урамына караган медиафасады ягыннан 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр таратылды.

Татарстан мөселманнары белән авыр мизгелләрне уртаклашырга ифтарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килеп кушылды. Ул ифтар барышында тынычлык минутын игълан итте. Соңыннан бөтен республикадан җыелган мөселманнар аның белән бергә, социаль аралыкны саклап, мөфти Камил хәзрәткә ияреп ахшам намазын укыды.

Аннан соң ифтарда катнашучылар бергәләшеп авыз ачты. Меңләгән мөселманнар өчен менюга пылау, кипкән җиләк-җимеш, яшелчә һәм җиләк-җимеш, су, сок, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфитләр, печеньелар, «Бал-май» татар милли ризыгы һәм төрле чикләвекләр кергән. Ифтарга азык әзерләү өчен 3 тонна ит (сыер ите), 1 тонна дөге, 2,6 тонна яшелчә, 4,5 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җиләк-җимеш, 500 кг чәк-чәк, 600 кг чикләвек, 300 кг печенье, шулай ук су һәм җимеш сулары сатып алынды.

Оештыручылар 9 Республикакүләм ифтары истәлеге итеп барлык катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Коръән басмасын бүләк итте.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 600 волонтер җәлеп ителде. Ифтардан соң Камил хәзрәт волонтерлар белән аерым очрашты. Камил хәзрәт аларга нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм яшьлек чорының кадерен белеп, аны игелекле эшләр эшләү өчен сарыф итәргә өндәде. “Татарстан мөселманнары һәм үз исемемнән зур рәхмәт. Сезнең ярдәмегез бик зур булды. Кунакларны, ифтарга килүче мөселманнарны да каршы алдыгыз, табынга ризыклар да өләштегез, һәркайсыгыз ифтар матур булып үтсен өчен тырышты. Аллаһы Тәгалә үзегезне дә ярдәменнән ташламасын”, - диде мөфти. Аннары исә яшьләр мөфти хәзрәтләре белән бергә истәлеккә фотоларга төштеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана