Галиев мәчетендә гает намазы турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк

12 май 2021 ел 15:06
Галиев мәчетендә гает намазы турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк

Иртәгә дин кардәшләребез ислам динендә иң мөһим көннәрнең берсен – Ураза гаетен каршы ала. Бу көнне иртәдән Татарстанның барлык мәчетләрендә гает вәгазьләре һәм намазлары укылачак. Казан шәһәренең Галиев мәчетеннән исә гаетнең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак. Татарстан мөселманнарының башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның гает вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда “ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм “Хозур ТВ” телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.

Республиканың гает хөрмәтеннән узган төп чаралары Галиев мәчетеннән 13 майда иртәнге сәгать 5.30-дан күрсәтелә башлаячак. Бу вакытта татар хафизлары башкаруында Коръән укуны тыңлап булачак. 6.00-дә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гадәттәгечә Татарстан өммәтенә гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк. Аңа ияреп җәмәгать белән укылган гает намазын иртәнге 6.30-да карап булачак.

Ураза гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин. 13 май көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 10.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана