Татарстан Президенты төзеләндерүдән соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен карады

13 май 2021 ел 07:19
Татарстан Президенты төзеләндерүдән соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен карады

Бүген, Шәүвәл аеның 1 нче көнендә (13 май), Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете уңаеннан Галиев мәчетендә Гает намазында катнашты. Ул шулай ук төзекләндерү-реставрация эшләреннән соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңартылган уку корпусы бинасын карады. Бина буенча аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөртте. Танышкан арада хәзрәт Президентка мәдрәсәнең техник һәм методик яктан тәэмин ителеше, белем бирү сыйфаты, уку-укыту барышы турында сөйләде.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе - Россиянең иң борынгы ислам уку йортларының берсе. Мәдрәсәнең тарихы 1882 елдан, күренекле дин эшлеклесе, мәгърифәтче Галимҗан Барудиның атасы Мөхәммәтҗан тарафыннан бер катлы таш бинага нигез салудан башлана. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Баруди тырышлыгы белән, татарлар арасында гына түгел, күп кенә төрки халыклар арасында да билгеле була. Мәдрәсә инкыйлабка кадәр 36 ел вакыт эчендә меңләгән студент әзерләп чыгарган. Алар арасында Хөсәен Ямашев, Камил Якуб, Галиәскәр Камал, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Фатыйх Әмирхан, Нәкый Исәнбәт, Мәҗит Гафури, Фәтхи Борнаш, Бакый Урманче, Г.Рәхим кебек танылган шәхесләр бар.

Хәзерге вакытта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 1200 шәкерт белем ала. Белем бирү татар һәм гарәп телләрендә 56 фән (дини һәм дөньяви фәннәр) буенча алып барыла, башлангыч этаптата аңлатмалар өлешчә рус телендә бирелә. Төп игътибар гарәп телен өйрәнүгә юнәлтелә. Мәдрәсәдә барлыгы 28 укытучы эшли. Барлык остазлар да югары дини һәм дөньяви белемгә ия. Ел саен мәдрәсәдән 4-5 шәр Коръән-хафиз әзерләнеп чыгарыла.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең уку корпусы бинасы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. 2020 елда гомуми мәйданы 1242,84 кв. м булган әлеге бинада ремонт-реставрация эшләре башланды. Бинада фундаменттан алып түбәгә кадәр барысы да яңыртып корылды. Бинаның тышкы ягы матурланды. Шулай ук тәрәзә рамнарын, ишекләрне, түбәне алмаштыру буенча эшләр башкарылды. Уку корпусы тулысынча яңа җиһазлар, компьютер һәм махсус укыту техникасы һәм бүлмәләрне җилләтү системасы белән җиһазландырылды. Ремонт-реставрация эшләре үткәрү бинада 7 уку сыйныфы, физик мөмкинлекләре чикле төркемнәр өчен 2 уку сыйныфы, укытучылар өчен 2 бүлмә, намаз уку бүлмәсе, уку залы, 2 лингофон кабинеты, 2 информатика кабинеты, кием кию-салу бүлмәсен һ. б. урнаштырырга мөмкинлек бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана