Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәреләчәк

12 май 2021 ел 16:04
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәреләчәк

Иртәгә, ягъни 13 майда, Татарстан мөселманнары Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөһим көнне республика мәчетләре, кояш чыгып таң ату белән, Коръән аятьләре яңгыратып башлаячак. Аннары, авыл җирлекләрендә гает намазы кояш чыгып 30 минут узгач укыла башлаячак, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге сәг 6.00-дә башланып китәчәк. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Ураза гаете Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк. Сәгать 5.30-да биредә татар хафизлары Коръән аятьләрен укыячак. 6.00 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт үзенең вәгазен башлап җибәрәчәк. Соңыннан сәг. 6.30-да мөселманнар гает намазын кылачак.

Ураза бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе ТНВ телекомпаниясе тарафыннан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Кабатлап күрсәтү – 10.00 сәгатьтә. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен ТР МДН сайтында, «Хозур ТВ» ютуб-каналында һәм телеканалында күзәтеп булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана