2021 елның 22 маенда Казанда ир-атлар арасында «Изге Рамазан Кубогы»на грэпплинг спорт көрәше буенча беренче ачык турнир узачак. Чараны Татарстан Республикасының грэпплинг спорт көрәше федерациясе «Игелек янәшәдә» хәйрия фонды һәм Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе (МАИБ) бизнес клубы белән генераль партнерлыкта оештыра. Турнир «Ак Барс» Көрәш сараенда (Фатыйх Әмирхан ур., 1Г) уза.
Ярышлар 20 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында «өлкәннәр» 62, 66, 71, 77, 84, 92, 100, 130 кг үлчәү категорияләрендә уза.
Турнирда катнашучылар өчен һәрбер үлчәү категориясендә приз фонды булдырылган: 30000, 20000 һәм 10000 сум, беренче урынга кубоклар һәм медальләр, командага бирелүче 1 нче урынның күчеп йөрүче кубогы. Сигез җиңүче арасында Hyundai Solaris автомобиле һәм соңгы модель айфоннар уйнатылачак.
22 май көнне иртәнге сәгать җидедә (07:00) катнашучыларны контроль үлчәү башланачак. 09:00 сәгатьтә авырлык категорияләрендә алдан көрәшеп караячаклар. Финал ярышлары кичке сәгать җидедә (19:00) узачак, шуннан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
Язылу өчен телефоннар: +7 953-496-58-59 (Рөстәм Зиннәтуллин), +7 910-48111-07 (Рамил Фазлыев).
Казанда Изге Рамазан Кубогына грэпплинг буенча I ачык турнир узачак
14 май 2021 ел 14:30
Соңгы яңалыклар
Татарстан Диния Нәзарәтенә - 30 ел: республикадан 30 меңгә якын кеше хаҗ кылды
16 сентябрь 2022 ел 09:52
Нәзарәткә 30 ел: 1592 күчемсез милек объекты Татарстан өммәтенеке итеп рәсмиләштерелгән
16 сентябрь 2022 ел 08:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы