Ашхабадта Татарстан һәм Төрекмәнстан мөфтиләренең очрашуы узды

17 май 2021 ел 09:45
Ашхабадта Татарстан һәм Төрекмәнстан мөфтиләренең очрашуы узды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән – Төрекмәнстанда. Республикабыз мөселманнары башлыгы кардәш республикага ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында барды. Сәфәр барышында Татарстан һәм Төрекмәнстан Президентларының ике яклы очрашулары, киңәйтелгән составта сөйләшүләр көтелә.

Камил хәзрәтнең Ашхабадтка сәфәре кысаларында шулай ук берничә эшлекле очрашуы көтелә. Беренче чиратта аны Төрекмәнстан мөфтие Ялкап Ходжакулиев кабул итте. Ул татар һәм төрекмән халыкларын күпгасырлык кардәшлек җепләре, рухи һәм икътисади-сәүдә элемтәләре бәйләвен ассызыклап үтте, Төркмәнстанда җирле мөселманнар тарафынна Коръәннең Казан басмасын кадерләвен, аксакалларның күбесе аны яратып укуын сөйләде. Моннан тыш, Ялкап хаҗи Камил хәзрәтне Төркмәнстанда ислам үсешенең бай тарихы белән таныштырды. Мисал өчен, күренекле хәдисләр галиме, хәдисләр җыентыгы авторы имам ән-Нәсаи тумышы белән Ашхабадтан. Төркмәнстанда шулай ук ике сәхабә җирләнгән: Хакам Гыйфари, Әбү Зарр әл-Гыйфариның кече энесе, һәм Бурәйдә әл-Ислами, Пәйгамбәребезнең ﷺ байрагын күтәреп йөртүче. Очрашу ахырында Татарстан мөфтие Ялкап хаҗины июнь башында узачак Илге Болгар җыенына чакырды. Дин әһелләре үзара хезмәттәшлек итү һәм элемтәләрне ныгыту хакында килеште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана