“Хозур ТВ” Махачкалада күрсәтә башлады

17 май 2021 ел 13:38
“Хозур ТВ” Махачкалада күрсәтә башлады

“Хозур ТВ” беренче федераль мөселман телеканалы хәзер Дагыстан Республикасының Махачкала шәһәрендә күрсәтә башлады. Аның тапшыруларын карау өчен “Рант” ҖЧҖ кабельле телевидение операторы абоненты булырга кирәк. Мөселман телевидениесе База пакетына кертелгән, цифрлы төймәдә – 27, аналогта – 41 номеры белән бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, “Хозур ТВ” телеканалы өч ел эшләү дәверендә федераль дәрәҗәгә чыкты, ул үз эченә Россиянең 9 төбәген, шул исәптән Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Дагыстан Республикаларын, Түбән Новгород һәм Воронеж өлкәләрен, Пермь краен, Кырымны һәм Мәскәү өлкәсен үз эченә ала. Телевидение тамашачыларга үзенең 200 тапшыруын, шулай ук нәфис фильмнар, сериаллар, танып белүгә юнәлдерелгән һәм балалар тапшыруларын тәкъдим итә.

YouTube-тагы рәсми каналда язылучылар саны 1 миллионнан артып китте, контентны караучылар саны 170 миллионны тәшкил итә. “Хозур ТВ” тапшыруларын huzurtv.ru сайтында карагыз, App Store яки Google Play-да каналның мобиль кушымтасын йөкләп алыгыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана