Казанда “Ислам нуры” мөселман мәдәнияте күргәзмәсе үтәчәк

31 май 2021 ел 09:20
Казанда “Ислам нуры” мөселман мәдәнияте күргәзмәсе үтәчәк

3 июньнән 7 июньгә кадәр Казанда «Казан ярминкәсе» территориясендә «Ислам нуры – Луч ислама» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе узачак. Әлеге чара милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайга салуга, Ислам динен тотучы халыкларның мәдәниятен үстерүгә, шәһәр халкын һәм кунакларны мөселман мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыруга, яшь буын белән диалог алып баруга юнәлтелгән.

Мәдәни вакыйга үз эченә берничә экспозицияне берләштерәчәк: рухи-агарту юнәлеше, “Мөселман модасы”, “Хәләл” стандарты буенча азык-төлек, “Осталар шәһәре” декоратив-гамәли иҗаты һәм халык кәсепләре, хәрби һәм салкын корал күргәзмәсе. Моннан тыш, чара кысаларында конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак, анда танылган лекторлар ислам бизнесының актуаль мәсьәләләрен генә түгел, рухи-агарту эчтәлеген дә яктыртачак, танып белү очрашулары һәм әңгәмәләр, Коръән сүрәләре уку, иҗади һәм кул эшләре буенча мастер-класслар, салкын корал белән идарә итүче осталарның чыгышы, мөселман гастрономия фестивале һ.б. көтелә.

Күргәзмәнең эшләү вакыты: 3, 4, 5, 6 июньдә – 10:00-18:00 сәгатьтә, 7 июньдә – 10:00-13:00 сәгатьтә.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 202-29-03.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы