Россиянең 33 төбәгендә ящура авыруы һәм 31 төбәктә бруцеллёз авыруы буенча вәзгыять имин булмау сәбәпле, вак мөгезле терлекне кертү тыелган. Татарстан Республикасында бу авырулар буенча вәзгыять имин. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин бүген, 21 майда, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
“Корбан бәйрәме көннәрендә санитария иминлеген тәэмин итү” темасына журналистлар белән узган чарада шулай ук Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт ветеринария инспекторы Евгений Иванов һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашты.
Габделхак Мотыйгуллин сүзләренә караганда, Россия территориясендә терлекләрнең кайбер йогышлы авырулары буенча эпизоотик хәл шактый катлаулы. Мәсәлән, вак мөгезле терлекләр ящурасы буенча имин булмаган субъектларның саны 33. Ә Россия Федерациясенең 31 регионында вак мөгезле терлекләрнең бруцеллёзы буенча имин булмаган вәзгыять саклана. Бу төбәкләрдән республикага сарыклар кертү тыела. Татарстан Республикасында бу авырулар буенча вәзгыять имин.
Җитәкче шулай ук терлек кертүгә карата төп таләпләр турында да сөйләде:
- хайваннар китерелә торган регион хайваннарның йогышлы авырулары буенча имин булырга тиеш;
- хайваннар кайтару Баш ветеринария идарәсе белән килештерелергә тиеш, моның өчен республикага терлек кертү нияте турында алдан ук рөхсәт сорап гариза җибәрелә;
- читтән кертелә торган терлекләрнең һәр партиясенә бергә теркәп җибәрә торган ветеринария документы рәсмиләштерелергә тиеш;
- чит төбәктән хайваннар кертелгәннән соң район яки шәһәр ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк;
- яңа кайтарылган терлекләр карантин чаралары үтәргә тиеш.
Терлекләр кайтарылыр алдыннан аларны тоту өчен урыннар һәм сую өчен мәйданчыклар булдырыла.
Аларны тоту урыннарында су белән, шулай ук терлекләрне ашату тәэмин ителә.
Корбан чалу мәйданчыкларында бәйрәм көннәрендә ветеринария-санитария экспертлары эшләячәк. Ит бирергә теләүчеләргә социаль учреждениеләргә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрәчәкләр һәм Ветеринария документларын рәсмиләштерәчәкләр. Әлеге учреждениеләр ветеринария белешмәләреннән һәм таныклыкларыннан башка итне кабул итмиләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сугым өчен каты өслекле мәйданчыклар булдырыла, биологик калдыкларны җыю өчен контейнерлар һәм кан һәм органик калдыкларны җыю өчен савытлар куела. Шулай ук сугым урыннарында дезинфекция чаралары запасы да исәптә тотыла.
Журналистларның сорауларына шулай ук Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җавап бирде. Ул хайванның нинди булырга тиешлеген, корбан чалу эше ничек алып барылырга тиешлеген һәм корбанлыкларга булган таләпләр буенча бик җентекләп сөйләде. Ул корбан чалу вакыты бәйрәм намазыннан соң башкарыла, дип аңлатты. Терлекләрне 20, 21 һәм 22 июль көннәрендә чалырга мөмкин. Традиция буенча, корбан ите өч өлешкә бүленә. Аның бер өлеше туганнарны сыйлау өчен тотыла, икенчесе мохтаҗларга таратыла, ә өченчесе үз гаиләңдә кала. Рөстәм хәзрәт ассызыклаганча, корбанлыкка дөяләр, сыерлар, үгезләр (яки буйволлар), сарыклар (яки кәҗәләр) кулланыла. Атлар корбанлык малы булып саналмый. Хайван рөхсәт ителгән юл белән сатып алынырга тиеш. Югарыда санап үтелгәннәрдән, һәр хайван билгеле бер яшькә җитәргә тиеш: дөя – 5 яшьтән һәм аннан зуррак; сыер – 2 яшьтән зуррак; сарык – 1 яшьтән зуррак. Корбанлык сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланылмый: бер яки ике күзе сукыр булган; бер аягы аксак булган, әгәр аксаклыгы күренеп торып чалу урынына килеп җитә алмаган; авыру, хәлсезләнгән; колагы яки койрыгы киселгән яисә колак яки койрыкның күп өлеше булмаса (әгәр күпчелек өлеше булса, рөхсәт ителә).