2021 елның язгы чакырылышы көннәрендә гадәт буенча Татарстанның төрле дин вәкилләре Татарстан Республикасының Хәрби комиссариатының җыелу пунктына килүчеләр белән очрашулар үткәрә.
Бүген, 24нче майда, Нәзарәтнең дәгъвәт бүлеге баш белгече, Казанның “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев булачак солдатлар белән рухи әңгәмә үткәрде. Хәзрәт яшьләргә ислам дине, иманның асылы, динебезнең рухи кыйммәтләре, ислам күзлегеннән Ватанга мәхәббәт турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.
Язгы чакырылышка килүчеләр белән очрашулар дүшәмбе саен 14 июнь, 21 июнь, 28 июнь, 5 июль көннәрендә дәвам итәчәк.