Бүген, шәүвәл аеның 13-нче көне – татар халкы тарихында фаҗигале көн. Бу көнне һиҗри исәп буенча 959 елда Явыз Иван (Иван IV) гаскәрләре озак чолганышта тотканнан соң Казанны яулап алалар. Башкаланың төшүе Казан ханлыгының бетүенә китерә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасының бүгенге утырышы Казанны алганда һәлак булганнар истәлегенә багышланды. Татар аксакаллары җыелышының көн тәртибендә төп мәсьәлә булып «Хәтер көнен ел саен мөселман календаре (һиҗри) буенча уздыру датасын раслау» торды. Әлеге чарада аксакаллардан тыш, танылган дин, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән Дамир Исхаков, Рәүф Хәсәнов, Фәндәс Сафиуллин һәм башкалар катнашты.
Җыелышка килгәннәр Казанның Иван Грозный тарафыннан алыну темасында сәяси спекуляцияләргә урын булырга тиеш түгеллеген ассызыкладылар, бу милләтара конфликтлар китереп чыгарырга мөмкин. Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов билгеләп үткәнчә, Россия күп кенә төп халыклар өчен Ватан булып тора, алар, иңгә-иң басып, күп тапкырлар уртак Ватаныбызны яклаган, гомумроссия мәдәниятен барлыкка китерүгә һәм көчле социаль-икътисади киңлекне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән.
Шул ук вакытта Казанны алганда һәлак булганнарны искә алу, аларның иңнәренә төшкән авыр сынаулар һәм газаплар турында онытмау, үз халкыңның тарихын белү – татар милләте вәкилләренең изге бурычы. Аксакаллар Казан ханлыгының ислам мәдәнияте чәчәк аткан мөселман дәүләте булуын искә төшерделәр, анда гарәп язуы һәм һиҗри календаре кулланылганны искәртеп уздылар. Шул нисбәттән, аксакаллар Казанны яулап алганда һәлак булганнар истәлегенә хөрмәт күрсәтүне шәүвәлнең 13-нче көнендә башкарырга тәкъдим иттеләр. Бу тәкъдимне аксакаллар бертавыштан хупладырар. Шулай итеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Казанны алганда һәлак булганнар истәлегенә Хәтер көнен ел саен үткәрелү датасын раслады – ул шәүвәл аеның 13-нче көне.
Утырышта катнашучылар татар халкы тарихындагы бу мөһим көнне Казан Кремлендә «Кол Шәриф» мәчетендә, шулай ук Казан ханнары мавзолее мәйданында Казан алынганда һәлак булучылар рухына Коръән укып һәм дога багышлап билгеләп үтү турында карар кабул итте.
Бүген Хәтер көне хиҗри буенча беренче тапкыр шул рәвешле билгеләп үтелде. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Ул “Кол Шәриф” мәчетендә өйлә намазын укытты. Камил хәзрәт шулай ук Хәтер кон үткәрү буенча үз тәкъдимен белдерде:
– Һәр халыкның үз шәһитләре бар. Татарлар өчен ул, беренче чиратта, Казан алынганда һәлак булучылар. Өстәвенә, 1552 елгы вакыйгалар изге Рамазан ае көннәрендә барган. Безнең бурыч – аларны истә тоту, үз тарихыбызны өйрәнү һәм үсеп килүче буында халкыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү. Әмма 1552 елдан соң да татар халкы тарихында үз гомерен дин, Ватан, милләт хакына корбан иткән шәһитләр күп булган. Шуңа күрә аларны да истә тоту мөһим. Мин Хәтер көнен татар милләтенең барлык каһарманнары һәм батырлары истәлегенә багышларга тәкъдим итәм.
Өйлә намазын укыганнан соң, Аксакаллар шурасы утырышында катнашучылар мөфти белән берлектә Казан ханнары җирләнгән урынга күчте, аларның җәсәдләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы тырышлыгы белән 2017 елда Ислам кануннарын саклап җирләнгән иде. Каберлек янында «Йәсин» сурәсен Коръән-хафиз Сәидкамал Суенов укыды, Айрат хәзрәт Әюпов дога кылды.
Казанны алганда һәлак булганннарны һәм татар халкының батырлары ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан ел саен барлык теләүчеләр катнашында искә алыначак.