Татарстанның дини уку йортлары вәкилләре белем бирү оешмаларын лицензияләү буенча семинарда катнашты

26 май 2021 ел 16:04
Татарстанның дини уку йортлары вәкилләре белем бирү оешмаларын лицензияләү буенча семинарда катнашты

25-26 май көннәрендә Татарстан мәдрәсәләре, РИИ, КИУ һәм БИА җитәкчелеге «Дини белем бирү оешмаларын лицензияләү үзенчәлекләре. Лицензион контроль һәм дәүләт күзәтчелеге» дип исемләнгән фәнни-гамәли семинарда катнашты. Әлеге чараны Россия Ислам мәгарифе Советының хокукый мәсьәләләр комиссиясе оештырды. Семинар дистанцион форматта Zoom платформасында үткәрелде. Очрашуда катнашучылар түбәндәге сорауларга җаваплар эзләде: уку йортының лицензиясе гамәлдәге законнарга туры киләме; кадрлар Бердәм квалификация белешмәлеге һәм һөнәри стандартлар таләпләренә туры киләме; белем бирү программалары гамәлдәге законнар таләпләренә туры киләме; мәдрәсәдәз белем бирү процессын тулысынча оештыру өчен матди-техник һәм электрон-мәгариф ресурслары булдырылганмы; дини белем бирү оешмасында таләп ителә торган барлык кирәкле локаль актлар кабул ителгәнме?

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россиянең ислам мәгарифе Советы рәисе, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Россия Ислам мәгарифе Советының хокукый мәсьәләләр комиссиясе рәисе, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Ислам университеты ректоры Артур хәзрәт Сөләйманов мөрәҗәгать итте.

Артур хәзрәт Сөләйманов комиссия эшчәнлеге белән таныштырды, әлеге комиссия тарафыннан беренче семинар үткәрелүен билгеләп үтте. Катнашучылар әлеге семинарның мөһимлеген билгеләп, быел лицензион таләпләрнең үтәлеше буенча Россиянең барлык дини уку йортлары тикшереләчәге ассызыклап үтелде. Бүгенге чарада Россиядәге төрле дини уку йортлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән беррәттән Татарстан дини уку йортлары җитәкчеләре дә катнашты, алар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр, компетентлы экспертлардан киңәшләр алдылар. Мисал өчен, Россия ислам институтының Электрон һәм дистанцион белем бирү үзәге директоры Илшат Нәҗипов “Дини белем бирү оешмаларының китапханә-мәгълүмати тәэмин ителеше һәм электрон мәгълүмат-белем бирү мохите” темасына чыгыш ясап, Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана