Татарстан мөфтие киңәшчесе Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов белән очрашты

27 май 2021 ел 09:12
Татарстан мөфтие киңәшчесе Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов белән очрашты

Бу көннәрдә Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Камил хәзрәтнең кушуы буенча Мәскәүдә булды. Биредә аны Россия мөселманнарының Дини җыены резиденциясендә Мәскәү һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге, Чувашстан Республикасы мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов кабул итте. Дин әһелләре ике оешма арасында хезмәттәшлек, конфессияара татулыкны саклау һәм җәмгыятьтә гомумкешелек әхлакый кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендә хезмәттәшлекне көчәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Салих хәзрәтнең тагын бер очрашуы Данилов монастыренда Рус православ чиркәвенең тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге сәркатибе Стефан Игумнов белән узды. Алар РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек советының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү комиссиясенең Динара эшче төркеменең күчмә утырышын оештыру мөмкинлеген карадылар. Анда Россиянең дини берләшмәләре җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана