Мөфти РФ Президенты администрациясе вәкиленә яңартылган "Мөхәммәдия"не күрсәтте

27 май 2021 ел 14:43
Мөфти РФ Президенты администрациясе вәкиленә яңартылган "Мөхәммәдия"не күрсәтте

Бүген, шәүвәл аеның 15 нче көнендә (27 нче майда), Татарстанга эшлекле сәфәр белән РФ Президенты администрациясе вәкиле Габдел-Хәким Султыгов килде. Мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды һәм төзекләндерүдән соң уку процессы башланып киткән тарихи "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе бинасы белән таныштырды. Очрашуда шулай ук мәдрәсә директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин уку йортының тарихын һәм биредә укып чыккан танылган шәхесләрне искә төшереп узды. Ул күпгасырлык бинаның башлангыч вазифасына кире кайтуын һәм заман таләпләренә җавап бирердәй уку корпусы булып хезмәт итә башлавын билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү-реставрация эшләре 2020 елда башланган иде.

Аннары кунаклар хәзерге вакытта мәдрәсәнең көндезге уку бүлегендә белем алучы һәм имтиханнар тапшыручы 200 шәкерт белән очрашып чыкты, аларның укуы, буш вакытларын ничек үткәрүе, киләчәктә укуларын дәвам итү буенча планнары белән кызыксынды. Бина буенча экскурсия вакытында җитәкчеләр информатика классында, лингафон кабинетында (телләрне өйрәнү бүлмәсе), китап уку бүлмәсендә, укытучылар бүлмәсендә булырга өлгерделәр, III курс шәкертләренең сарф (морфология) фәненнән имтихан бирү барышын, калган классларда тәҗвид, гарәп теле, Коръән дәресләренең барышын күзәттеләр.

Шәкертләрнең күбесе укырга 9 нчы сыйныфны тәмамлап килүләрен һәм биредә уку, белем алу, яшәү, туклану өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үттеләр. Алар уку вакытында һәм дәрестән тыш эшләрдә актив катнашуларын, Ватан, дәүләт, ил өчен файдалы, һөнәри яктан югары әзерлекле белгечләр булып чыгу өчен зур көч куючы җитәкчелеккә, аерым алганда, мөфти хәзрәткә һәм барлык мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Очрашу нәзарәтнең проектлары белән якыннан танышып дәвам итте. Мөфти хәзрәт "Хозур" нәшриятының фирма кибетен күрсәтте, басылган китаплар хакында мәгълүмат бирде. Чираттагы тагын бер очрашу нәзарәттә социаль үсеш бүлегендә узды. Айгөл ханым Биктимирова Республикакүләм ифтарга волонтерлар җәлеп итү, яшьләрнең вакытын файдалы үткәрү юллары турында сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана