Нәзарәт яшьләрнең шәүвәл ае ифтарын уздырды

27 май 2021 ел 21:14
Нәзарәт яшьләрнең шәүвәл ае ифтарын уздырды

Бүген, шәүвәл аеның 15нче көнендә (27нче майда), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында яшьләрнең шәүвәл ае ифтары узды. Билгеле булганча, шәүвәл ае уразасы мөселманнар өчен сөннәт булып тора. Бу уңайдан яраткан пәйгамбәребез ﷺ: "Рамазан ае буе ураза тоткан һәм аңа шәүвәл аенда тагын алты көн уразаны өстәгән икән, ул бер ел буе ураза тоткан кебек савап алачак", - дигән. Моннан тыш, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ хәдисендә дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоту турында әйтелә: «Кешеләрнең гамәлләре Аллаһка дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә тәкъдим ителә, һәм мин үз гамәлләремнең ураза тоткан чагымда тәкъдим ителүен телим". Шулай итеп, яшь мөселманнар һәм мөслимәләр, Аллаһ Илчесе сөннәтенә иярү өчен, бергә җыелды.

Бүгенге ифтарда авыз ачкан вакытта мөбарәк җомга да килеп җитте. Бу уңайдан ифтарда катнашучылар өчен кызыклы программа әзерләнгән иде. Чакырылган кунаклар Шәех Али Ибодов һәм Әхмәд остаз Әбү Яхъя егетләр һәм кызлар белән аралаштылар, шәүвәл аеның өстенлекләре, яшьләрнең тормыш мәгънәсе турында сөйләделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана