Татарстанда Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы чаралары II Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе белән башланып китте

29 май 2021 ел 14:36
Татарстанда Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы чаралары II Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе белән башланып китте

Бүген, шәүвәл аеның 17нче көнендә (29 майда), Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында II Россиякүләм “Халисә” Коръән укучылар бәйгесе үтте. Бәйге Татарстан мөфтияте, Көньяк-Көнчыгыш казыяте, Ютазы мөхтәсибәте тарафыннан район хакимияте катнашында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллык кысаларында үткәрелде. 

Бәйгегә Татарстан районнарыннан, Казаннан, Башкортстан республикасыннан, Волгоград, Пенза өлкәләреннән һ.б. төбәкләрдән 46 мөслимә үз көчен сынарга теләк белдереп гариза биргән иде. Әмма бүген оештырылган төп турга 24 гүзәл зат узды. Сайлап алу туры кичә Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе базасында үткәрелде. Бәйгедә иң яшь катнашучыга – 5, иң өлкәненә – 48 яшь.

Бәйге рәсми рәвештә Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Коръән аятьләрен Болгар ислам академиясенең чыгарылыш курс шәкерте, "Фәнис" мәдрәсәсенең гарәп теле укытучысы Ризван хәзрәт Шәрәпов укыды һәм дога кылды.

Аннары катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары Закуан Варис улы Ильясов, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде.

–  Быелгы бәйге Татарстанда Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы кысаларында чараларны башлап җибәрде. Аллаһ Раббым әлеге чараны оештырган барлык кешеләргә зур рәхмәт! Коръәнне өйрәнүчеләргә Аллаһның рәхмәте яусын! – дип теләде Марат хәзрәт Мәрданшин.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында исә Татарстан мөфтие исеменнән катнашучыларны аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул ислам хатын-кызларны хөрмәтләвен, Коръәндә әйтелгәнчә, без әти-әниләребезне хөрмәт итәргә, аларны зурларга тиеш булуыбызны билгеләп үтте.

Конкурс Коръән буенча белемнәрне арттыру һәм киләчәктә дә мөслимәләрнең Кәлам Шәрифне яттан өйрәнүгә омтылышларын үстерү, хатын-кызларның Аллаһының Китабын иң камил рәвештә ятлауларын, матур тавыш белән, авазларны дөрес әйтеп, барлык кагыйдәләр белән укуларын ачыклау, аларның Коръән фәне буенча казанышларын билгеләп үтү максатыннан үткәрелде. Коръән укучылар бәйгесендә катнашу өчен гүзәл затларның яше чикләнмәгән иде. Төп шарт – катнашучы туташлар һәм ханымнар Россия гражданины булырга, Коръән хафизлар әзерләү яки Коръән ятлау үзәге шәкертләре булмаска тиешләр. Узган елгы бәйгедә җиңүчеләргә бары биш җүзне яттан белү номинациясендә катнашу шарты куелды. Конкурс ике номинациядә уздырылды: Коръәннең өч җүзен (28, 29, 30) белү һәм Коръәннең биш (27, 28, 29, 30) җүзен белү. Әлеге җүзләрне яттан укудан тыш, төп таләпләр булып мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (дөрес укый белү) кагыйдәләрен белү, Коръәнне дөрес уку тора. Һәрбер конкурсант бары бер генә номинациядә катнашты.

Биш җүзне белү номинациясендә җиңү яулаучыга Мәрданшиннар гаиләсеннән махсус бүләк – 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк, ә 3 җүзне яттан белү номинациясендә беренче урын алучыга Ютазы районы башлыгының махсус бүләге тапшырылды. Калган призерлар һәм катнашучылар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алды.

Конкурсның җиңүчеләре:

"3 җүзне яттан белү" номинациясендә I урын – Зыерова Мөхшәриф (Уфа, 10 яшь), II урын – Хәйретдинова Әминә (Түбән Кама, 12 яшь), III урын – Низамова Ләйлә (Мөслим, 17 яшь).

"5 җүзне яттан белү" номинациясендә I урын – Мәфлүхенова Хәбибә (Казан, 17 яшь), II урын– Вәлиева Альбина (Казан, 38 яшь), III урын – Хәнәфиева Сәлсәбил (Казан, 13 яшь).

5 җүзне яттан белү номинациясендә җиңү яулаган 17 яшьлек Казан кызы Мәфлүхенова Хәбибә Коръәнне гаиләдә әти-әнисе ярдәме белән ятлаган, барлыгы 14 җүзне яттан белә, хәзерге вакытта Казан кооператив колледженда белем ала. 

Исламны кабул итүгә 1100-еллык кысаларында мөфтият чаралары иртәгә Азнакай мөхтәсибәтендә Коръән уку һәм татар мәкаме буенча бәйгеләр белән дәвам итәчәк. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана