3-5 июнь көннәрендә Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак

31 май 2021 ел 09:48
3-5 июнь көннәрендә Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак

Бөтендөнья татар конгрессы 2021 елның 3-5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Оештыручылар быелгы форумның шигаре итеп татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның “И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам...” дигән шигъри юлларын алдылар.

XI форумга Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 72 регионыннан барлыгы 1200 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.

3 июнь көнне “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында форумның рәсми ачылышы узачак. Соңрак бөтен Россиядән җыелган дин әһелләре төркемнәргә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәкләр:

1) Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре;

2) Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе.

3) Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре.

4) Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы.

4 июнь көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак. Биредә 4 секция эшчәнлегенә дә йомгак ясалып, дин әһелләрен борчыган мәcьәләләрне исәпкә алып, гомуми резолюция кабул ителәчәк.

5 июнь көнне Форум делегатлары Спас районы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены”нда катнашачаклар.

Белешмә өчен: Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда уздырылды. Ул вакытта Казанга Россиянең 40 регионыннан 700 дин әһеле җыелган иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана