"Туган авылым" милли-туристлык үзәгендә татар батыры образы турында фикер алыштылар

31 май 2021 ел 19:27
"Туган авылым" милли-туристлык үзәгендә татар батыры образы турында фикер алыштылар

Бүген "Туган авылым" милли-туристлык комплексында татар батырының образын торгызу мәсьәләсе буенча формаль булмаган киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, комплексның хуҗасы, ТР грепплинг Федерациясе Президенты Радик Габдрахманов, шулай ук тарихчылар, музей хезмәткәрләре, "Туган авылым" комплексының туризм бүлеге белгечләре катнашты.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук татар кылычын торгызу мәсьәләсе дә күтәрелде һәм аның батыр образындагы аерылгысыз өлеше ассызыкланды. Шунысы игътибарга лаек, комплекс базасында туристларны җәлеп итү һәм җәмәгатьчелек белән түгәрәк өстәлдә күтәрелгән мәсьәләләргә карата кызыксыну уяту өчен тематик проектлар әзерләнә. Әлеге программалар кысаларында кылыч белән шоу, милли уен коралларында уйнаячак артистлар белән тамаша оештыру һ.б. планлаштырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана