«Казан ярминкәсе»ндә ислам турында ачык лекцияләр укылачак

01 июнь 2021 ел 13:26
«Казан ярминкәсе»ндә ислам турында ачык лекцияләр укылачак

Казанда «Ислам нуры – Луч ислама» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе рәсми рәвештә эшли башлауга ике көн вакыт калып бара. Әлеге чара 3 июньнән 7 июньгә кадәр «Казан ярминкәсе» территориясендә узачак. 

Бу чараның иң кызыклы мәйданчыкларының берсе — Ислам турында ачык лекторий булачак. Аның кысаларында танылган Казан вәгазьчесе һәм Ислам галиме, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече, Казан ислам университеты мөгаллиме, рус телендәге “Калям Шариф. Перевод смыслов” һәм “Сахих әль-Бухари в версии Зубдат” кебек бестселлер басмаларның редколлегияләре әгъзасы Әхмәд Әбү Яхъя әл-Хәнәфи, мөселманнарны гына түгел, башка мәдәният һәм дин вәкилләрен дә борчый торган темаларга лекцияләр укыячак. Фәнни-популяр лекцияләр исламның асыл кыйммәтләрен һәм мәгънәләрен ачачак, җәмәгатьчелекнең күп кенә сорауларына җавап бирәчәк, Исламнан куркырга кирәкме-юкмы икәнлеген аңлатачак һәм бу бөек дин турында формалашкан стереотипларны җимерәчәк. 

Әбү Яхъяның ачык лекцияләре түбәндәге тәртип буенча барачак:

3 июнь (пәнҗемшәмбе), 12.30-14.00. “Ислам турында иң таралган 10 ялгыш фикер” лекциясе. 

5 июнь (шимбә), 12.30-14.00.  
- «Иман һәм акыл: Коръән фәнгә каршы киләме?» лекциясе
- «Эволюция теориясе: Ислам карашы» лекциясе

6 июнь (якшәмбе), 12.30-14.00. 
- «Ислам һәм феминизм» лекциясе
- «Сак булыгыз: секталар!» лекциясе

«Ислам нуры – Луч ислама» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салуга, Ислам динен тотучы халыкларның мәдәниятен үстерүгә, шәһәр халкын һәм кунакларны мөселман мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыруга, яшь буын белән диалог алып баруга юнәлтелгән.
Мәдәни вакыйга үз эченә берничә экспозицияне берләштерәчәк: рухи-агарту юнәлеше, “Мөселман модасы”, “Хәләл” стандарты буенча азык-төлек, “Осталар шәһәре” декоратив-гамәли иҗаты һәм халык кәсепләре, хәрби һәм салкын корал күргәзмәсе. Моннан тыш, чара кысаларында конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак, анда танылган лекторлар ислам бизнесының актуаль мәсьәләләрен генә түгел, рухи-агарту эчтәлеген дә яктыртачак, танып белү очрашулары һәм әңгәмәләр, Коръән сүрәләре уку, иҗади һәм кул эшләре буенча мастер-класслар, салкын корал белән идарә итүче осталарның чыгышы, мөселман гастрономия фестивале һ.б. көтелә. Күргәзмәнең эшләү вакыты: 3, 4, 5, 6 июньдә – 10:00-18:00 сәгатьтә, 7 июньдә – 10:00-13:00 сәгатьтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана