Татарстан мөхтәсибәтләрендә Балаларны яклау көнен билгеләп үтәләр

01 июнь 2021 ел 15:13
Татарстан мөхтәсибәтләрендә Балаларны яклау көнен билгеләп үтәләр

Республика мөхтәсибәтләрендә Балаларны яклау көненә багышланган төрле тематик чаралар уза. Мисал өчен, бүген Нурлат районы мөхтәсибәте балаларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән бүләкләр белән сөендерде. Милләтенә һәм диненә карамастан, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче яшь нурлатлыларга яңа кием-салым бүләк иттеләр. Барлыгы 100 комплект кием тапшырылды.
Ә Питрәч мөхтәсибәтендә Чыты һәм Шәле авылларында яшәүчеләр балалар өчен мөселман сабантуе үткәрделәр. Чарада якын-тирә авыллардан 50дән артык бала катнашты. Балалар өчен кызыклы программа әзерләнгән иде: милли көрәш, капчык киеп йөгерү, колгага менү, чүлмәк вату, велокросс һ.б. Моннан тыш, барлык кунакларны тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Тагын бер зур бәйрәм Чистай районында "Әнәс" мәчете территориясендә узды. Иганәчеләр ярдәме белән чара һәр ел саен үткәрелә, әмма бу юлы анда катнашучылар саны 250 дән артып китте. Бу балалар арасында балалар йортында, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар бар иде. Балалар саф һавада интеллектуаль һәм спорт квестлары дөньясына чумды. Ике сәгать вакытның узып киткәнен сизмәде дә. "Чистай" мәдәни-күңел ачу үзәге концерт та күрсәтте. Ә чатырда тәм-томнар, татлы бүләкләр һәм кичке аш көтә иде. Балаларны яклау көне уңаеннан чаралар Татарстанның башка мөхтәсибәтләрендә дә уза. 

Бер көн элек Балаларны яклау көнен Лениногорск мөхтәсибәтендә дә билгеләп үттеләр. "Әнсар" хәйрия фонды ярдәме белән оештырылган гаилә бәйрәме балаларга уеннар, бәйгеләр, бүләкләр һәм призлар бүләк итте. 

Иртәгә исә балалар бәйрәмен Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең «Ярдәм» мәчете комплексында оештыралар. Чарага барлык теләүчеләр чакырыла. Биредә балаларны иҗади мастер-класслар, уеннар, тамашалар һәм бәйгеләр белән сөендерәчәкләр. Аларны шулай ук кызыклы спорт ярышлары белән балалар Сабантуе көтә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана