«Ак Барс» Банк»ының торак сатып алу өчен ислам кануннары буенча эшләнгән продукты Нәзарәт тарафыннан хупланды

02 июнь 2021 ел 09:36
«Ак Барс» Банк»ының торак сатып алу өчен ислам кануннары буенча эшләнгән продукты Нәзарәт тарафыннан хупланды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Ак Барс» Банкы» идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, «Ак Барс» Банкы» Инвестицион бизнес дирекциясе директоры Айдар Мөхәммәтҗанов һәм «Ак Барс» Банкы»ның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Марат Садриев булды. Кунакларны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Аның белән бергә очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев та катнашты. Җитәкчеләрнең эшлекле очрашуы Шәригать нормалары буенча өлешләп түләү аша күчемсез милекне сатып алу юлы белән «Ак Барс» Банкы»ның яңа продуктын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге продукт 2019 елда “Мурабаха” ислам контракты формасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән килештерелеп, сертификацияләнгән шәригать эксперты катнашында AAOIFI (Ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит оешмалары) стандартлары нигезендә эшләнде. Моңа кадәр әлеге продукт Казан шәһәрендә сынау рәвешендә гамәлгә ашырылды, ә хәзерге вакытта ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан тулысынча хупланды һәм мөфтият тарафыннан күзәтчелеккә алынды.

Мөфти хәзрәт очрашуда билгеләп үткәнчә, продукт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан өйрәнелде һәм хупланды. ҖЧҖ “Ипотечный партнер” тарафыннан тәкъдим ителгән өлешләп түләү юлы белән торак сатып алу принцибы белән танышып һәм тапшырылган документларны өйрәнгәннән соң, әлеге продукт ислам хокукы таләпләре нигезендә рөхсәт ителгән дип табылды. Ислам финанс продуктын тулысынча гамәлгә ашыру максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгече Идрис Кыёмов даими шәригать күзәтчелеге алып барачак. Бу һәм башка мәсьәләләр буенча җитәкчеләр тарафыннан нигезле килешүләр төзелде. Очрашу ахырында Татарстан мөфтие «Ак Барс» Банк»ның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесенә Голәмәләр шурасының торак финанславы продукты рөхсәт ителү турындагы карарын тапшырды. Әлеге продукт ислам нормалары буенча бөтен срокка билгеләнгән һәм бирелгән түләүләр белән күчемсез милекне сатып алырга мөмкинлек бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана