5 июньдә Изге Болгар җыены узачак

02 июнь 2021 ел 16:41
5 июньдә Изге Болгар җыены узачак

Бүген, шәүвәл аеның 21нче көнендә (2нче июньдә), “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» фестивален оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды.

Быел 5 июнь көнне узачак әлеге вакыйга уңаеннан чараның төп оештыручылары – ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов журналистларның сорауларына җавап бирде.

ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле быелгы Болгар җыенының төп программасы белән таныштырып узды. Дамир Натфуллин әлеге күркәм вакыйга уңаеннан күптөрле бәйрәм чаралары әзерләнүен искәртте: дини җырлар концерты, “Кече манара” янында тәүбә кылу чарасы, Җәмигъ мәчете мәйданында өйлә намазы, Татарстан Республикасының халык сәнгать һөнәр осталарының күргәзмәсе, билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры һ.б. Көн дәвамында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының барлык объектлары да бәйрәм кунакларына хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук Изге Болгар җыенынында «Язу тарихы»на багышланган интерактив мәйданчык эшләячәк. Анда урта гасырда болгар-татар язуы, каләм, каллиграфия үзенчәлекләре турында кызыклы мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак.

Данис Шакиров быелгы Болгар җыенының да “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында үтүен һәм 72 төбәктән 1200 делегат катнашуын билгеләп үтте. 3 июнь көнне “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында форумның рәсми ачылышы узачак. 4 июнь көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы көтелә.

Болгар җыены кысаларында Нәзарәт тарафыннан уздырыла торган төп чаралар белән Ирек Арсланов таныштырып узды. Иртәнге сигездә халыкны чакырып Истәлек билгесе янында Коръән уку һәм мөнәҗәтләр әйтү башланачак. Биредә Татарстан мөфтиенең шәкерте, Коръән-хафиз Сәидкамал Суюновның чыгышлары көтелә. 08.30 сәгатьтә Болгар ислам академиясе бинасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең танылган мөфтиләре һәм дин әһелләре белән очрашачак. Шулай ук 1100 еллык чараларын үткәрү мәсьәләләренә багышланган җыелыш көтелә. Көн дәвамында Нәзарәт вәкилләре намаз уку тәртипләренә багышланган дәресләр үткәрәчәк, хатын-кызлар өчен яулык бәйләү, ир-атлар өчен чалма чорнау буенча мастер-класслар узачак, “Хозур” нәшрияты үз басмаларын дин кардәшләребезгә тәкъдим итеп, сату нокталарында эшне киң җәелдерәчәк, нәшрият хезмәткәрләре халыкны ел дәвамында эшләнгән бушлай мобиль кушымталар белән таныштырачак. Татарстан мөфтиятенә караган сигез мәдрәсә, РИИ, КИУның кабул итү комиссиясе вәкилләре абитуриентларның сорауларына җавап бирәчәк, укыту программалары, укырга керү шартлары хакында сөйләячәк. Мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре дога кылу һәм йолаларны дөрес итеп башкару тәртипләре буенча консультацияләр бирәчәк.

Болгар җыенында Нәзарәтнең волонтерлары хезмәт күрсәтәчәк – иртәдән 30 егет, 16 кыз килүчеләрне каршы алу, юлны, тәһарәт алу, намаз уку урыннарын күрсәтү, истәлекле урыннар белән таныштыру, COVID-19 инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен күреләчәк чаралар – антисептиклардан файдалануны тәэмин итү, намаз уку урынында дин кардәшләрнең дистанция калдырып утыруы һ.б. өчен җавап бирәчәк. Нәзарәтнең дәгъвәт бүлегенең баш белгече, Казанның “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев Җәмигъ мәчет янәшәсендә дини йолалар, гыйбадәт кылу тәртипләре буенча аңлатмалар бирәчәк. Болгар җыены тантаналарында Рузил Ихсанов, Марсель Вәгыйзов, Ильяс Халиков кебек башкаручыларның дини мөнәҗәтләр башкаруы көтелә.

Матбугат очрашуы барышында Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Нәзарәтнең проектларына, аерым алганда, татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендәге хезмәтләре буенча рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның командасы тарафыннан туган телебезне үстерү буенча күп эшләр башкарылды. Ислам динендә татар теленең кулланылышы үсте, җомга вәгазьләре татарча укыла башлады, “Хозур” нәшрияты һәм аның карамагында булган массакүләм мәгълүмат чаралары татар телендәге күпләгән борынгы китапларны халыкка кайтарды. Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсен үстерү буенча Татарстан мөфтиятен үрнәк итеп китерәчәкбез”, – диде ул.

Изге Болгар җыены кысаларында һөнәри сәнгать ярминкәләре, хәләл ризыклар сату нокталары оештырылачак. Оештыручылар ассызыклаганча, быелгы җыенда мәртәбәле-шәрәфле кунаклар буларак Төрекмәкстан, Босния һәм Герцеговина, Чечня мөфтиләренең катнашуы көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана