1552 елгы вакыйгалар белән бәйле темадан файдаланып спекуляция ясаучылар, аны сәясиләштерергә теләүчеләрнең күплегенә Диния Нәзарәте аксакаллары игътибар иткән иде инде. Аксакаллар шурасының бу тарихи вакыйгаларда һәлак булучыларны дога кылып искә алырга тәкъдим итүләре булды - аерым массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгать эшлеклеләре шунда ук бәхәсләр алып бара башлады һәм шушы тәкъдимгә төрле бәйләнешсез, мәгънәсез аңлатмалар биреп үзләренә игътибар җәлеп итәргә тотынды.
Хәтта Татарстанда руслар һәм татарлар арасындагы каршылыклар, үсеп баручы сепаратистик рух, милләтара мөнәсәбәтләр астына “куелган бомба” турында тузга язмаган сүзләр сөйли башладылар. Шушы опусларның авторлары турында, бераз гына булса да, безнең республика һәм мондагы чынбарлык хакында күзаллаулары юк икән, дигән фикер кала. Яки алар, бу теманы тавыш куптаруга кулай сәбәп итеп күреп, мөмкинлектән файдаланып калырга омтылалар. Аларның күп кенә тезислары безнең халыкка карата мыскыллау төсмере белән килә.
Соңгы елларда Татарстан Республикасында халыклар һәм диннәр арасында татулыкны саклап калуга бик күп хезмәт багышланды. Җәмгыятьтә динара һәм милләтара килешүнең һәм дуслыкның әһәмиятен аңлау төпләнде.
Шуны ассызыклап үтәргә кирәк: Хәтер көне - 1552 ел вакыйгаларында һәлак булучыларны искә алу көне – Татарстанда күп еллар дәвамында төрле форматларда уздырылды. Казан Кремлендәге “Кол Шәриф” мәчете һәлак булган имам исемен йөртә, һәм аның тирәсендә гадәт буенча һәлак булган барлык дин кардәшләр рухына дога кылына иде. Моңарчы бу гадәт бернинди каршылыклар тудырганы булмады, чөнки сүз бабаларыбыз хәтеренә хөрмәт турында бара.
Мәрхүмнәрнең рухына дога кылу – традицион диннәрнең барысында да булган гамәл һәм Хәтер көне шушы мантыйкка нигезләнә. Тарихи фобияләрдән арынырга вакыт инде һәм үткәннәрдән куркуларны бүгенге көнгә күчерүдән туктарга кирәк.
Казанны яулап алу Россия дәүләтенең дә, татар халкының да тарихларында тирән эз калдырган вакыйга булып тора. 1552 елда югалтулар ике якта да булган, ә без – татарлар һәм руслар, мөселманнар һәм православие динендәгеләр – үзара татулыкка ирешә белгән, бердәм Ватанны төзи алган аларның оныклары. Моның белән горурланырга кирәк! Әмма бу әле үз халкыңның тарихын онытырга кирәк, аннан фаҗигале битләрне сөртеп ташларга, үз-үзеңне белештермәгән шикелле догага мохтаҗ ата-бабаларыңнан баш тартырга кирәк дигән сүз түгел.
Тагын бер кат ассызыклыйбыз: без 1552 елдагы вакыйгаларны сәясиләштерү омтылышларына һәм һәртөрле провокацияләргә, коткы таратуга катгый рәвештә каршы. Руслар һәм татарлар катнашындагы урта гасырлар сугышлары хәзерге заман гамәлләре өчен этәргеч булырга тиеш түгел. Бу – безнең тарих, һәм ул үзенә хөрмәтле мөнәсәбәт күрсәтүгә лаеклы.
Күпмилләтле халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге һәрберебезнең тарихын һәм мәдәниятен хөрмәт итүгә, төрле дин вәкилләренең үзара килешеп яшәүләренә, гомуми иминлеккә, социаль-икътисади үсешкә, бердәм Ватаныбыз – Россияне ныгытуга омтылышларына нигезләнә.